Кукмарада “Һидаять” тәрбия үзәге ачылды

17 август 2022 ел 14:48
Кукмарада “Һидаять” тәрбия үзәге ачылды

Бүген, мөхәррәм аеның 19 нчы көнендә (17 августта), Кукмара мөхтәсибәтендә истәлекле вакыйга – Кукмара шәһәренең Туеш микрорайонында “Һидаять” тәрбия үзәге үз ишекләрен ачып җибәрде. Әлеге зур чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында, “V Мәчкәрә укулары” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференциягә килгән кунаклар катнашында үтте. Татар халкының күркәм гореф-гадәте буенча, тантана үзәктә тәрбияләнүче балаларның Коръән укуы һәм теләкләре белән башланып китте.

Тәрбия үзәгенең беренче нигез ташына киләчәк буыннарга нәсихәтләр белән хат – капсула салу тантанасы 2021нче елның 7нче маенда, Рамазан-шәриф аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында үткәрелгән иде. Бер ел дәвамында ике катлы бина сафка басты. Ул 4 яшьтән алып 10 яшькә кадәр балаларга тәрбия бирүне максат итеп куя. Тәрбия үзәген булдыру Кукмара мөхтәсибәте вәкилләренең күптәнге хыялы иде: ул кече яшьтән сабыйларны ислам дине рухында һәм мохитендә тәрбияләп үстерүне күздә тота. Бина төзелешендә мәхәллә халкы, җирле эшмәкәрләр, меценатлар зур активлык белән катнашты. 

Тәрбия үзәгенең гомуми мәйданы – 240 квадрат метр. Үзәктә мөгаллимнәр бүлмәсе (методик бүлмә), киенү-чишенү (гардероб) һәм уенчыклар бүлмәсе, зур конференц-зал (шул исәптән ул ифтарлар үткәрү өчен), ашханә, уку класслары урын алган. Бинага ут, су, җылыту системасы кертелгән, барлык эчке эшләр төгәлләнгән. Җиһазларның тулысынча кайтуы сентябрь аенда көтелә. 

“Һидаять” үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге һәм I-IV сыйныф укучылары – берьюлы якынча 45 бала шөгыльләнә алачак. Мөгаллимнәр сабыйларга әдәп-әхлак дәресләре, дин нигезләре, гарәп әлифбасын укытачак. Өстәмә рәвештә инглиз теле, мәктәпкә әзерлек дәресләре, уен зонасы ясау, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус дәресләр кертү һ.б. көтелә.

Тәрбия үзәге ачылу тантанасында сәламләү һәм тәбрикләү сүзләрен Кукмара районы хакимияте башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара шәһәре Туеш микрорайоны мәчете имам-хатыйбы һәм “Һидаять” тәрбия үзәге җитәкчесе Айрат хәзрәт Шәфигуллин җиткерде.

Татарстан мөфтиятенең Президиум  әгъзасы, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, тантанада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, Тәрбия үзәген булдыруда зур өлеш керткән затларны мөфтиятнең рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Рәсми ачылыштан соң Айрат хәзрәт кунаклар өчен үзәк буйлап таныштырып бүлмәләрне күрсәтеп чыкты, яңа уку елына әзерлек барышы турында сөйләп узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана