Мөфти “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырды

18 август 2022 ел 17:13
Мөфти “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырды

Бүген, Мөхәррәм аеның 20нче көнендә (18нче августта), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләре, чыгарылыш имтиханнарын тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклап, урта һөнәри дини белем алу хакында дипломнар алды. Дүрт ел дәвамында уку йортында белем алган укучыларга дипломнарны Татарстан мөфтие һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. Барлыгы 63 укучы – 23 ир-ат һәм 40 хатын-кыз шәригать фәннәрен үзләштереп, мөфти кулыннан таныклыклар алды һәм дини хезмәткә әзер булуларын белдерде. Ир-атларга имам-хатыйб һәм ислам нигезләре укытучысы, ә хатын-кызларга мөгаллимә квалификациясе бирелде. Яңа һөнәргә ия булган белгечләрне киләчәк хезмәт юлларында уңышлар теләп остазлары озатып калды. Тәбрикләү һәм нәсыйхәт сүзләрен беренчеләрдән булып мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ирештерде. Ул бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алуның мөһимлеге турында белдереп, алган белемнәрнең өммәт өчен файдалы булуын теләде. 

Шәкертләр Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан район-шәһәрләреннән килеп укыды. Укучылар арасында Самара, Свердловск, Чиләбе, Саратов, Красноярск, Мәскәүдән килүчеләр бар иде. Алар һәммәсе дә татар телендә 4 ел дәвамында ислам фәннәрен үзләштерде һәм үзләре яшәгән өлкәләрдә татар телендә ислам нигезләрен җиткерүче әзерлекле белгечләр, имамнар, мөгаллимнәр булып җитеште. Читтән торып уку бүлеге шәкертләре уку дәверендә 34 фәннән имтихан тотты, аларга 8 остаз гыйлем бирде. 

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе – Россиядәге иң билгеле мәгариф учакларының берсе. Биредә төрле елларда Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Солтан Габәши, Мәҗит Гафури кебек татар зыялылары белем алган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана