Татарстан Милли китапханәсендә «Туган Батыр» китабын тәкъдим иттеләр

18 август 2022 ел 18:28
Татарстан Милли китапханәсендә «Туган Батыр» китабын тәкъдим иттеләр

Бүген, мөхәррәм аеның 20 нче көнендә (18 августта), Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Туган Батыр» китабы тәкъдим ителде. Әлеге проект «Туган авылым» милли-туристлык комплексы җитәкчеләренең берсе, танылган мөселман меценаты Радик Абдрахманов һәм Татарстан Республикасы мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинның уртак башлангычы, китапның авторы – танылган язучы Зөлфәт Хәким. Китапны алар тәкъдим итте дә инде.

“Туган Батыр” – балалар һәм яшьләр арасында татар батыры образын торгызу һәм популярлаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыручы бренд. Бу юнәлештә беренче адым – образның концепциясен һәм аның брендын эшләү булды. Татар батырын сәнгать әсәрләрендә күрсәтү өчен, тарих, халык авыз иҗаты, әдәбият, бренд тудыру буенча белгечләр җәлеп ителде. Концепция милли геройга хас иң кыйммәтле сыйфатлар чагылыш тапкан татар мәкальләренә, әкиятләренә һәм бәетләренә үткәрелгән контент-анализ нәтиҗәләре буенча булдырылган.

Проектның максаты: үз халкының игелекле, көчле рухлы сакчысы һәм улы – батыр образын торгызу һәм популярлаштыру; яшьләрне милли гореф-гадәтләргә тарту, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү, гаилә традицияләрен, туган телне һәм мәдәниятне саклап калу.

Татарстан мөфтие фикеренчә, хәзер заман балаларының күз алдында сокланырлык образлар булырга тиеш. Чөнки балалар төрле геройларны үзләре өчен үрнәк итеп ала, аларга охшарга тырыша. Шул ук вакытта Камил хәзрәт балаларның еш кына эчтәлеге Россия халыклары, аерым алганда, татар халкының традицион кыйммәтләренә туры килми торган мультфильмнарга өстенлек бирүенә уфтанды.

Әлеге проектны тормышка ашыручылар Туган  батыр образын яңа сюжетлы блокбастерларда,  иң беренче чиратта, “Туган Батыр” китап-әкиятендә гәүдәләндерергә ниятли. Радик Абдрахманов сөйләвенчә, әкиятнең сюжеты,  моннан тыш, башка «яссылыкларда» да чагылыш табачак: сувенирлар җитештерелә башлаган; «Туган батыр» призына җәядән ук ату һәм көрәш буенча турнирлар үткәрелә; сентябрьдә «Урам» паркында зур фестиваль көтелә; «Бала-сити» да спорт залы эшли башлаячак - анда балалар грепплинг белән шөгыльләнә алачак, аудиокитаплар яздырылган, комикслар әзерләнә, әсәрнең икенче өлеше иҗат ителә, мультфильм буенча сөйләшүләр алып барыла, бу айда сайт эшли башлаячак. Шулай ук планда - компьютер уены һәм күңел ачу паркын булдыру.

Беренче адым тормышка ашырылды инде: китап, язылып, басылып чыккан. Әлеге басмада легенданың башы сурәтләнә, ул – Туган Батыр турында күп серияле әкиятнең беренче өлеше. Сюжетта Туган Батырның яулаган үрләре, шул исәптән аның тылсымлы сәяхәтләре, аның кардәшләре, дуслары, дошманнары белән мөнәсәбәтләре, шулай ук аның гаиләгә, Ватанга һәм... кызга булган зур һәм ихлас мәхәббәте турында сөйли. Көтелмәгән борылышлар, юмор һәм маҗаралар белән үрелеп барган сюжет төрле яшьтәге балалар һәм төрле телләрне белүчеләр өчен аңлаешлы һәм кызыклы булачак: китап татар телендә язылган һәм рус, инглиз һәм гарәп телләренә тәрҗемә ителгән.

«Туган Батыр» китабының авторы Зөлфәт Хәким, үз әсәренең барлыкка килү тарихы белән таныштырып, аның балаларга гына түгел, ә аларның әти-әниләренә дә адреслануын әйтте. Китапны бергәләп уку яшь буынга әкиятне яхшырак аңларга һәм тормыш мәгънәсенә төшенергә ярдәм итәчәк. Сүз уңаеннан, Зөлфәт Хәким «Туган Батыр» комиксларының да авторы. Ул комикслар кызыклы һәм мавыктыргыч булыр дип вәгъдә итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана