Чүпрәле мөхтәсибәте макулатура җыюдан кергән акчаларны хәйрия фондына тапшырачак

16 август 2022 ел 17:34
Чүпрәле мөхтәсибәте макулатура җыюдан кергән акчаларны хәйрия фондына тапшырачак

Бүген, Мөхәррәм аеның 18нче көнендә (16нчы августта), Чүпрәле мөхтәсибәтендә кызу эш кайнады. Мәхәлләләр арасында алдан игълан ителгән “Кәгазьгә икенче тормыш”, “Бер агачны булса да саклап кал” акцияләре кысаларында макулатура тапшыру чарасы узды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, районның һәр мәчете әлеге изге эштә актив катнашты. Шулай итеп, мәхәлләләр барлыгы 2 тоннадан артык макулатура җыеп тапшырды.

Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов иң күп кәгазь җыйган мәчетләрне билгеләп үтте. Шундыйлардан: Иске Кәкерле авылының “Самат” мәчете – 185 кг кәгазь җыеп тапшырган. Яңа Чүпрәле авылы мәчете – 164 кг, Татар Бизнәсе авылы мәчете – 150 кг, Иске Шәйморза авылы мәчете – 131 кг, Кече Чынлы авылының “Ихлас” мәчете – 124 кг.

Мөхтәсиб ассызыклап үткәнчә, макулатура җыюдан кергән барлык акчалар Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фондына тапшырылачак һәм “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республикакүләм акциясенә тотылачак. Мондый төр ярдәм чарасы мөхтәсибәт тарафыннан үткән елларда да уздырылган иде.

Акция кысаларында мәктәп кирәк-яракларын алу өчен Татарстанның 100 күп балалы, азкеремле һәм инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләсенә ярдәм кулы сузылачак. Мәктәп букчасы комплекты үзгәрешсез булып кала: аңа канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар керә.

Әлеге чараның “Экология” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларына да туры килүен билгеләп үтәргә кирәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана