Казанда “Мәдәниятара һәм динара хезмәттәшлекне ныгыту коралы буларак физик культура һәм спорт” темасына түгәрәк өстәл узачак

19 август 2022 ел 10:50
Казанда “Мәдәниятара һәм динара хезмәттәшлекне ныгыту коралы буларак физик культура һәм спорт” темасына түгәрәк өстәл узачак

2022нче елның 25нче августында Казан шәһәрендә “Казан-Экспо” күргәзмә комплексы территориясендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру комиссиясе тарафыннан оештырылган “Мәдәниятара һәм динара хезмәттәшлекне ныгыту коралы буларак физик культура һәм спорт” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл узачак. Онлайн һәм офлайн форматта узачак чараны Комиссия рәисе урынбасары, Дәүләт спорт музее директоры, Спорт менеджменты һәм хокук институтының фәнни җитәкчесе Елена Истягина-Елисеева алып барачак.

Түгәрәк өстәл Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы үткәрә торган “Сообщество” форумы кысаларында узачак. Казандагы форумның темасы – “Россия: мәдәниятләр күптөрлелеге, гражданнар бердәмлеге”. “Сообщество” форумы 2015нче елдан башлап Россия Федерациясенең барлык федераль округларында, ә аннары – Мәскәү шәһәрендә йомгаклау белән үткәрелә, анда гадәттә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин катнаша.

Түгәрәк өстәл кысаларында катнашучылар халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, шулай ук патриотик тәрбиягә җәлеп итүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашырганда дини һәм башка иҗтимагый оешмаларның башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Мондый хезмәттәшлекнең иң уңышлы тәҗрибәләрен күрсәтү һәм фикер алышу күздә тотыла.

Фикер алышына торган темалар һәм Форум чараларының резолюцияләре Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә гражданлык җәмгыяте торышы турында” еллык докладының нигезенә салына һәм тиешле йөкләмәләр өчен нигез була.

Казанда узачак чарада илебезнең танылган конфессияләре – ислам, православие, яһүд һәм будда дине вәкилләре катнашачак. Алар - ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин; Физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча патриарх комиссиясе рәисе, Мурманск һәм Мончегорск митрополиты Митрофан;  Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл; Казан яһүд дини берләшмәсе рәисе, Ортодоксаль яһүдчелекнең "Россиянең яһүд берләшмәләре федерациясе"  үзәкләштерелгән дини оешмасы вәкиле Тетруашвили Шалва; Россиянең Будда традицион сангахасы вәкиле Гармажап гэбши лама. 

Федераль хакимияттән Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Мохмад Әхмәдов, Дәүләт Думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Морозов, шулай ук Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык вәкилләре, Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы башкарма органнары вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Түгәрәк өстәл эшендә онлайн-катнашу өчен әлеге сылтама буенча тоташырга мөмкин:

https://us06web.zoom.us/j/87097369087?pwd=MDJyZ1BqRUFjVTQ0Y0U3WEhpZFQ3Zz09

Чарада катнашу һәм аккредитация өчен 2022 елның 23 августына кадәр Егорова Ирина Михайловнага мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
+7 (911) 972-20-29 
istyagina-eliseeva@mail.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана