Чүпрәледә XV Мунчәли укулары узды

20 август 2022 ел 16:47
Чүпрәледә XV Мунчәли укулары узды

Бүген, Мөхәррәм аеның 22нче көнендә (20нче августта), Чүпрәле мөхтәсибәтенең Мунчәли авылында унбишенче тапкыр “Мунчәли укулары” дини фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Дини җыен – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел, Мунчәли авылы мәчетенә нигез салынуга 25 ел тулуны билгеләп үтү чаралары кысаларында оештырылды. 

Мунчәли укуларына күпләгән дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, Россия төбәкләреннән мөфтиләр, галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, мәдәният-сәнгать әһелләре, шушы җирлектән чыккан күренекле шәхесләр килде. Алар барысы да динебезне, милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен, татар авылларын саклау һәм үстерү үрнәкләрен күрсәтү буларак, Мунчәли авылы бәйрәменең  дәрәҗәсе елдан-ел  күтәрелүен, масштабы киңәя баруын билгеләп үттеләр. “Мунчәли укулары” җыены – милли гореф-гадәтләребезне саклау ниятеннән, Татарстан мөфтияте, Бөтендөнья татар конгрессы теләктәшлегендә уздырылды. Укулар “Авылдагы рухи-мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә дини кыйммәтләрнең әһәмияте” дигән тема астында үткәрелде.

Укуларның рәсми ачылышы Мунчәли мәчете каршындагы мәйданда узды. Җыенны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятьләре укып ачып җибәрде, аннары Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды. Алга таба бәйрәмдә катнашучы күпләгән кунакларны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров сәламләде. Район башлыгы Мунчәли укуларының дини укулар булуын, Россиянең күпләгән төбәкләреннән дин әһелләре катнашуын, әлеге чараның төп максаты буларак динебезне үстерүне, гореф-гадәтләрне саклап калуны атады.

Мөфти Камил хәзрәт үзенең чыгышында татар халкының мәдәнияте элек-электән исламга нигезләнүенә, бай мирасыбызга, дини ядкәрьләргә, атаклы татар галимнәренең хезмәтләренә тукталып үтте. “Татарлар исламга нигезләнгән. 1100 ел элек без төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып исламны кабул иттек. Татарлар беренче булып Коръәнне  бастырган. Татар халкы исламсыз була алмый”, – диде ул.

Чүпрәле башлыгы Марат Гафаров Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Рәхмәт хаты тапшырды.

Алга таба Самара, Мордовия, Чувашстан, Ульян, Түбән Новгород өлкәләреннән килгән делегацияләрнең, дин әһелләренең, мөфтиләрнең сәламләүләре булды, татар галимнәре Индус һәм Энгель Таһировлар, танылган дин әһеле Җәлил хәзрәт Фазлыев, татар драматургы Данил Салихов, җырчылар Миңгол Галиев, ИлСаф, Марсель Вәгыйзев чыгыш ясады.

“Мунчәли укулары” кысаларында  районкүләм шәкертләр бәйрәме – “Гыйлемпиада” оештырылды. Коръән уку, азан әйтү, вәгазь сөйләү буенча бәйгеләр, викториналар, Сабан туенда уйнала торган уеннар, балалар арасында милли көрәш ярышлары үтте.

Мөфти бәйрәмне оештыручы, аның дәвамлы булуы өчен янып-көеп йөрүче район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, шушы авылда туып үскән Илмир Измайловка медаль тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, Мунчәли укулары 2008нче елда күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллинның фикере һәм хәер-фатихасы белән башланып киткән иде. Укуларда катнашкан галимнәр,  дин әһелләре бу чараны  югары бәялиләр һәм һәр елны үткәрергә кирәк дигән карарга киләләр. Бүгенге көндә исә бу дини чара  Чүпрәле районының брендына әйләнгән, төбәкара статуска ия булган дини җыен буларак үтә.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана