Мөфти РФ Иҗтимагый палатасының комиссия башлыгы Александр Воронцов һәм җәмәгать эшлеклесе Азат Гайнетдинов белән очрашты

23 август 2022 ел 21:56
Мөфти РФ Иҗтимагый палатасының комиссия башлыгы Александр Воронцов һәм җәмәгать эшлеклесе Азат Гайнетдинов белән очрашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 25нче көнендә (23нче августта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә Казанга эш сәфәре белән килгән РФ Иҗтимагый палатасының Куркынычсызлык һәм иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре белән багланышлар комиссиясе рәисе Александр Воронцов белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре рәисе Азат Гайнетдинов һәм РФ Иҗтимагый палатасы Аппаратының  иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре белән эшләү бүлеге башлыгы Петр Золотов катнашты.

Азат Галимҗан улы иҗтимагый институтларның, шул исәптән Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясенең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә озак еллар уңышлы эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәсәлән, ел саен мөселман бәйрәмнәре вакытында Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә уртак көч белән иректән мәхрүм итү урыннарына гуманитар ярдәм кертелә. Шулай ук колонияләрдә дин тотучыларга рухи яктан ныгырга ярдәм итүче мәчетләр эшли. Ә бу хөкем ителүчеләрнең алга таба социальләшүенә йогынты ясый.

Азат Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт башка дин вәкилләре белән бергәлектә колониядә булып, хөкем ителгәннәр белән очраша. Ә “Ярдәм” хәйрия фонды советы рәисе, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Иҗтимагый советы әгъзасы, ТР Иҗтимагый-күзәтчелек комиссиясе әгъзасы Илдар Баязитов аның киңәшчесе һәм төрмәләр буенча бурычларны башкаручы булып тора.

Очрашу вакытында Камил хәзрәт Сәмигуллин хөкем ителгәннәрне тукландыру – төзәтү учреждениеләре рационына итсез меню кертүгә кагылышлы мәсьәләне күтәрде. Ул бу сорауны Россия динара советы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итәргә җыенуын турында хәбәр итте. Мөфти фикеренчә, кысыр меню барлык конфессияләрне берләштерәчәк. Александр Воронцов әлеге идеяне хуплады, аны кызыклы дип атады. Азат Гайнетдинов кунакны Татарстан мөфтияте белән берлектә тормышка ашырыла торган башка проектлар белән дә таныштырды: бу – йорт-җирсез калучылар белән эшләү, халыкны эчә торган су белән тәэмин итү һ.б.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана