Нәзарәттә Морат Рәмзинең мәшһүр тәфсире хәзерге татар әдәби теленә күчерелә

25 август 2022 ел 13:43
Нәзарәттә Морат Рәмзинең мәшһүр тәфсире хәзерге татар әдәби теленә күчерелә

Диния Нәзарәтендә абруйлы татар дин галиме, мәгърифәтче Морат Рәмзинең бөек хезмәте – Коръән тәфсире иске татар теленнән хәзерге татар әдәби теленә күчерелә башлады. Күләме 700 биттән артып киткән әлеге хезмәтне 1927-30 елларда Морат Рәмзи Кытайның Чугучак шәһәрендә яшәгән вакытында язган. Кулдан иске имлә белән язылган текстны хәзерге татар теленә кириллицага күчерү эшен Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлеге белгече Нурислам хәзрәт Вәлиулла башкара.

Мәшһүр тәфсирне хәзерге татар теленә күчерү эше, ким дигәндә, бер елга сузылыр дип көтелә. Иң башта хезмәт оригинал телендә иске татар язуыннан кирилл шрифтына күчерелә, аннан соң әзер текстны хәзерге татар теленә авыштыру эше алып барылачак. Мәшһүр тәфсирне тәрҗемә итү татар дини мирасын һәм татар теленең үзенчәлекләрен, татар халкының Коръәнне тәрҗемә итү традицияләрен бөек ядкәр мисалында яңа яктан өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.

Хәзерге вакытта кирилл язуына 25 сүрә күчерелде. Текстның мәгънәсен төгәл аңлау өчен, Нурислам хәзрәт иске татар теле, төрки телләр, гарәп теле сүзлекләреннән файдалана.

- Морат Рәмзинең гарәп телендәге “Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар”, “Имам Раббани мактубаты”, «Рашахат гайнал-хайат” кебек хезмәтләре – мөселман дөньясында киң таралган әсәрләр. Шуңа күрә танылган галимнең яңа табылган тәфсир китабын өйрәнү дини мирасыбызны өйрәнүдә мөһим роль уйный. Телебез ягыннан караганда, галимнәребезнең китапларны нинди телдә язуы да мөһим. Аннары безгә бу галимнең төрле аятьләрне ничек итеп аңлатканлыгын өйрәнү өчен дә кирәк. Галим битләр кырыенда өстәмәләр дә биреп барган. Тәфсирдә Коръән аятьләре белән бәйле бик кыйммәтле мәгълүматлар бар, - ди Нурислам хәзрәт.

Морат Рәмзинең бай дини мирасын саклау, өйрәнү һәм тарату, аерым алганда, галимнең мәшһүр тәфсирен иске татар теленнән хәзерге татар теленә күчерү мәсьәләсе агымдагы елның 11 маенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның җәмәгать эшлеклесе, тарихи фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев белән очрашуы вакытында күтәрелгән иде. Әлеге тәфсир Фәрит Уразаевның шәхси коллекциясендә саклана. Бу очрашудан соң тәфсир мөфтиятнең “Хозур” нәшрият йорты белгечләре тарафыннан сканерланды һәм татар теленә күчерү өчен тапшырылды.

Аңарчы, 6 майда, Сарман районында мәшһүр татар дин галиме Морат Рәмзи һәм аның мирасына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Фәнни җыен “Танылган дин белгече, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Морат Рәмзи: тарих һәм хәзерге заман” дигән исем белән бөек дин эшлеклесенең туган җирендә Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылды. Фәнни җыенда мәртәбәле кунак булып  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Халыкара конференцияне үткәрүнең төп максаты галим тарафыннан Коръәннең татар теленә тәрҗемә ителгән оригинал басмасын тәкъдим итү булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана