Казанда, динара хезмәттәшлекне ныгыту коралы буларак, спорт үсеше хакында фикер алыштылар

25 август 2022 ел 15:47
Казанда, динара хезмәттәшлекне ныгыту коралы буларак, спорт үсеше хакында фикер алыштылар

Бүген, мөхәррәм аеның 27нче көнендә (25нче августта), Казан шәһәрендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру комиссиясе тарафыннан оештырылган “Мәдәниятара һәм динара хезмәттәшлекне ныгыту коралы буларак физик культура һәм спорт” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Очрашуны Комиссия рәисе урынбасары, Дәүләт спорт музее директоры, Спорт менеджменты һәм хокук институтының фәнни җитәкчесе Елена Истягина-Елисеева алып барды. Ул билгеләп үткәнчә, “зур педагогик потенциалга ия физкультура һәм спорт – мәдәниятара һәм динара хезмәттәшлекне ныгыту өчен кызыклы корал”. Аның сүзләренчә, соңгы вакытта дәүләт тарафыннан спорт һәм дин мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

Түгәрәк өстәл кысаларында катнашучылар халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, шулай ук патриотик тәрбиягә җәлеп итүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашырганда дини һәм башка иҗтимагый оешмаларның башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук мондый хезмәттәшлекнең иң уңышлы тәҗрибәләрен күрсәтү һәм фикер алышу булып узды.

Татарстан мөфтие үз чыгышында ислам өчен спорт кыйммәтләре чит булмавын билгеләп үтте. Ул искәртеп узганча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ: “Көчле мөэмин көчсезгә караганда күпкә сөеклерәк, әмма [аларның] икесендә дә хәерлелек бар...” дип әйткән һәм үзенең үрнәгендә физик сәламәтлек белән шөгыльләнергә чакырган. Билгеле булганча, Мөхәммәд ﷺ балаларны йөзәргә, җәядән атарга өйрәткән, хатыны Гайшә белән йөгереүдә узышырга яраткан, Мәккәнең иң көчле көрәшчесе, соңыннан ислам динен кабул иткән Рукана белән көрәшкән. Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен «Книга, побуждающая к скорейшему занятию борьбой» дип исемләнгән китап бастырып чыгарды, анда Пәйгамбәребез ﷺ хәдисләре, ислам галимнәре һәм танылган көрәшчеләрнең физкультура белән шөгыльләнүнең өстенлекләре хакында әйткән сүзләре урын алган.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары – яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында берләшү, татулыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим бер чарасы. Бу төр чаралар актив гражданлык позициясенә, кабул ителгән гомумшелек кыйммәтләре системасына ия һәм алар “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булган шәхес формалаштыруга юнәлтелгән. Мөселманнар арасында джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына Бөтенроссия ярышлары, Чаллыда татарча көрәш һәм армспорт буенча Нәзарәт кубогына Бөтенроссия турниры, волейбол буенча иптәшләрчә матчлар, “Дружба – Дуслык” кубогына мөселман һәм православие яшьләре арасыннан катнаш командалар арасында хоккей буенча турнирларны аеруча яратып өлгерде. Моннан тыш, яшь мөселманнарга сәламәт яшәү рәвеше үрнәген Татарстан имамнары үзләре дә күрсәтә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә ярыммарафон һәм марафоннарда, төрле ярышларда һәм көрәшләрдә катнаша,  «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының сынау нормативларын тапшыра.

Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, түгәрәк өстәлдә чыгыш ясап, министрлыкның дини оешмалар үткәрә торган чараларга ярдәм итүен билгеләп үтте. Ул “Дружба – Дуслык” кубогына хоккей буенча Бөтенроссия турниры мисалында спортның төрле дин вәкилләрен берләштерүен ассызыклады. Илдар Садриев мөфтигә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең әлеге юнәлештә алып барган сәясәте өчен рәхмәтен белдерде.

Чарада шулай ук илебезнең танылган конфессияләренең башка вәкилләре дә катнашты: Мурманск һәм Мончегорск Митрополиты Митрофан – физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча патриарх комиссиясе рәисе; Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл – Татарстан митрополиясе башлыгы; ортодоксаль яһүдчелекнең “Россиянең яһүд берләшмәләре федерациясе” үзәкләштерелгән дини оешмасы вәкиле һәм башкалар.

Федераль хакимият органнарыннан түгәрәк өстәлдә Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Мохмад Әхмәдов; шулай ук Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы башкарма органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Түгәрәк өстәл Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы үткәрә торган “Сообщество” форумы кысаларында узды. Казандагы форумның темасы – “Россия: мәдәниятләр күптөрлелеге, гражданнар бердәмлеге”. “Сообщество” форумы 2015нче елдан башлап Россия Федерациясенең барлык федераль округларында, ә аннары – Мәскәү шәһәрендә йомгаклау белән үткәрелә, анда гадәттә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин катнаша.

Фикер алышына торган темалар һәм Форум чараларының резолюцияләре Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә гражданлык җәмгыяте торышы турында” еллык докладының нигезенә салына һәм тиешле йөкләмәләр өчен нигез була.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана