Мөфти Казан Глобаль яшьләр саммитында 1100 еллык мирасы турында сөйләде

28 август 2022 ел 14:54
Мөфти Казан Глобаль яшьләр саммитында 1100 еллык мирасы турында сөйләде

Бүген, сәфәр аеның 1нче көнендә (28нче августта), Казан Ратушасында Казан Глобаль яшьләр саммитының “Мәдәниятара диалог һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр тигезлеге” дип исемләнгән панель сессиясе узды. Сессия эшен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән укып ачып җибәрде һәм башкалабызга килгән чит ил кунакларын сәламләде.

Казан Глобаль яшьләр саммиты 27-30нчы август көннәрендә уза. Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары, Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре, генераль консуллары, яшьләр оешмалары лидерлары, яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче халыкара оешмалар вәкилләре, яшь эшмәкәрләр һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре һ.б. – барлыгы 60тан артык илдән килгән кунаклар катнаша. Саммитта катнашучылар арасында Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган да бар иде.

Саммит яшьләр миграциясе, эшкуарлык, иминлек һәм яшьләрнең менталь сәламәтлеге, яшьләрнең санлы технологияләрне куллану тенденцияләре, социаль лифтлар һәм бертигез мөмкинлекләр тудыру кебек 5 төп теманы күтәрә.

Бүген саммит кунакларын Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте Тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Эрол Кылыч Мәхмүд, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль сәркатибе киңәшчесе Ибраһим Хиссейн, РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Борис Чернышов, Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр башкаласы – Казан 2022 Башкарма дирекциясе җитәкчесе, Академиягә нигез салучы һәм аның җитәкчесе Дилбәр Садыйкова сәламләде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сессиядә татар халкының рухи мирасы темасын күтәрде һәм саммит кунакларын Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында тормышка ашырыла торган төп проектлар белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү башкаласы, 2022 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр башкаласы һәм Ислам дөньясының төньяк башкаласы булган Казанга быел Глобаль Ислам дөньясы үзәкләренең берсе булу мәртәбәсе тиде.

– Татарстан – Россия исламының “төньяк бишеге”, илебезнең икътисади яктан иң алга киткән һәм тотрыклы төбәкләренең берсе. Безнең республика Россиянең үзәгендә урнашкан һәм биредә Ислам үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган: 1500дән артык мәчет, 2 ислам югары уку йорты, 8 мәдрәсә эшли, федераль ярдәм белән Болгар ислам академиясе төзелде, Россиядә иң нәтиҗәле һәм иң зур Диния Нәзарәтләрнең берсе – Татарстан мөфтияте үз эшчәнлеген алып бара, – дип билгеләп үтте ул.

Ул хәбәр иткәнчә, 1100 еллык юбилей илебезне бөтен халыкара җәмәгатьчелек өчен өр-яңа яктан ачты: барысы да Россия ул ислам дөньясының бер өлеше икәнлеген күрделәр. “Бай рухи мираска ия, күпгасырлык мөселман традицияләре булган, уникаль дини-илаһият фәнни мәктәпкә, хәзерге заман ислам галимнәре арасында лаеклы танылу алган заман казанышларына ия булган ислам дөньясы”, – диде ул.

Мөфти ассызыклап узганча, шул үк вакытта 1100 еллыкның тагын бер символик мәгънәсе бар. Идел буе Болгар дәүләтендә бабаларыбыз ислам динен ирекле рәвештә кабул иткәннәр һәм шул рәвешле алар кешелеккә милләтара һәм динара тынычлык һәм татулык үрнәге күрсәтәләр. Бүген Россия нәкъ менә шушы тарихи миссияне күтәреп бара: ул - күпсанлы халыклар һәм дини төркемнәр өчен зур йорт. Россия мөселманнарының гасырлар дәвамында күпсанлы милләтләр һәм конфессияләр белән килешеп яшәве ислам үсешенең уникаль юлын һәм мөселман дөньясында иң көчле дини мәктәпләрнең берсен формалаштырган. “Дини дустанә мөнәсәбәтләр һәм гыйлемлелек идеяләрен без хәнәфи-матуриди мирасында гына түгел, Шиһабетдин Мәрҗани, Морат Рәмзи, Галимҗан Баруди, Утыз Имәни, Рәсүли, Курсави, Фәхретдин, Ялчыгол һ.б. фикер ияләренең бәһасез хезмәтләрендә дә очратабыз... Болар – дөньякүләм ислам фәне, фикере һәм фәлсәфәсе күгендә якты йолдызлар”, – дип әйтте хәзрәт.

Халыкара саммит кунакларын “1100 еллык” проектлары белән таныштырып, Камил хәзрәт ислам мәдәниятенең дөньякүләм мирасына зур өлеш керткән, татар мәдәниятенең йөзек кашы, ислам дөньясында беренче басма Коръән (“Казан басмасы”) турында сөйләп узды. Ул гомуммөселман мәдәниятенең бәһасез һәйкәле булу белән беррәттән, соңгы вакытта Татарстан мөфтияте тарафыннан халыкара стандартларга туры китереп яңартылган соңгы казанышларның берсе дә булып тора. Моннан тыш, Камил хәзрәт кулъязма Коръән һәм “Ибн Фадлан” документаль-нәфис фильмы турында сөйләде – болар шулай ук 1100 еллык кысаларында тормышка ашырылган  төп чараларына карый.

“Мәдәниятара диалог һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр тигезлеге” дип исемләнгән панель сессиясе кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр министры Тимур Сөләйманов, шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакыстан, Камерун, Индонезия, Таҗикстан һәм башка илләрнең вәкилләре чыгыш ясады.

Ә иртәгә “Яшьләр глобаль көн тәртибендә” пленар сессиясе эшенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр форумы Президенты Таха Айхан һәм Панафрика Яшьләр берлеге президенты Умару Алиу кушылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана