Мөфти Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышын Коръән укып ачып җибәрде

29 август 2022 ел 12:46
Мөфти Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышын Коръән укып ачып җибәрде

Бүген, сәфәр аеның 2нче көнендә (29нчы августта), Казан Ратушасында “Глобаль көн тәртибендә яшьләр” дип исемләнгән Казан Глобаль Яшьләр саммитының пленар утырышы узды. Саммитны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән-Кәрим аятьләре укып ачып җибәрде.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кунакларга һәм яшьләр саммитында катнашучыларга сәламләү сүзләрен юллады. Сәламләү текстын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов укыды. Владимир Путин очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгатендә Казандагы Глобаль яшьләр саммитының милләтләр арасында үзара аңлашу һәм ныклы ышаныч ясаячагы турында хәбәр итте.

Саммитта катнашучылар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов: “Казанны Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр башкаласы дип игълан итү турындагы карарны без Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте өлкәсендәге казанышларын, республикабызның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән күпьеллык ныклы элемтәләрен тану билгесе буларак карыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Мондый статус беренче тапкыр Ислам хезмәттәшлеге оешмасының күзәтүче иленә бирелә. Бу статус быелгы истәлекле дата – Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтү белән бәйле рәвештә аеруча әһәмияткә ия".

Саммитның көн тәртибендә яшьләр миграциясе, эшкуарлык, иминлек һәм яшьләрнең менталь сәламәтлеге, яшьләрнең санлы технологияләрне куллану тенденцияләре, социаль лифтлар һәм бертигез мөмкинлекләр тудыру кебек темалар күтәрелә.

Исегезгә төшерәбез, Казан Глобаль яшьләр саммиты “Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы” юнәлеше буенча уза. Анда хәзерге яшьләр сәясәтенең актуаль һәм мөһим проблемалары турында фикер алышу өчен 67 ил вәкиле килде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана