Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы "Ак Барс" банкы белән берлектә «Мөселманнар өчен банк карталары» проектын эшләде

31 август 2022 ел 10:11
Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы "Ак Барс" банкы белән берлектә «Мөселманнар өчен банк карталары» проектын эшләде

Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы "Ак Барс" банкы белән берлектә «Мөселманнар өчен банк карталары» проектын эшләде һәм раслады. Шәригать нормаларына туры килгән дебет картасы эчтәлеге буенча - банкның стандарт карталы продуктларына якын. 

Ислам нормалары нигезендә, картаның шактый өстенлекләре бар: счеттагы акчага процентлар исәпләнми; клиентларның акчалары аерым счетларда саклана; әлеге счетлардагы акчалар шәригать тарафыннан тыелган эшчәнлекне финанслауга файдаланылмый.

Карталар казино һәм теләсә нинди уен һәм лотерея бизнесы хезмәтләре; исерткеч һәм тәмәке сатучы махсус кибетләрдә товар алу өчен каралмаган, шул ук вакытта әлеге чикләүләр продукция сатучы универсаль кибетләргә кагылмый. Бу карта белән барларда һәм төнге клубларда түләп булмый, ләкин чикләүләр рестораннар һәм кафеларга кагылмый.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана