Мөфти Камил хәзрәт һәм җырчы Марсель Вәгыйзов татар мәкамен торгызу проблемалары турында фикер алышты

31 август 2022 ел 13:10
Мөфти Камил хәзрәт һәм җырчы Марсель Вәгыйзов татар мәкамен торгызу проблемалары турында фикер алышты

Бүген, сафәр аеның 4 көнендә (31 августта), Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм җырчы, “Татар азаны” бәйгесен оештыручыларның берсе Марсель Вәгыйзов очрашып, азанны татар мәкаме белән әйтү традицияләрен торгызу һәм популярлаштыру турында сөйләштеләр. 

Азан әйтүнең аерым сәнгать икәнлегенә басым ясап, Камил хәзрәт иң элек төрекләрнең бу өлкәдәге тәҗрибәсе белән таныштырды һәм аларда азан әйтү буенча тулы бер фәнни мәктәп – бик зур мирас барлыгын искәртте. Мисал өчен, госманлыларда 600 төрле мәкам барлыгын, шуның бишесе азан әйтүдә актив кулланылуын хәбәр итте, азан төрле мелодикада әйтелә, имамнар тавыш уйната белә, һәр намазга азан үзенә күрә төрле рәвешләр белән әйтелә, дип искәртте. Мөфти татар мәкамен дә шулар үрнәгендә торгызып, билгеле бер кагыйдәләргә таянып, биш вакыт намазда азанның 5 төрле әйтелешен раслау, рәсмиләштерү һәм имамнар арасында тарату ниятләре белән таныштырды. 

Марсель Вәгыйзов сүзләренчә, татар мәкаме 5 нотага – пентатоникага корылган. Ул татар мәкамен мөнәҗәтләргә нигезләнеп, нотага төшереп рәсмиләштерү фикерен әйтте. 

Очрашуда шулай ук киләсе Мәүлид чарасында татар мәкаме белән дөрес итеп уку үрнәкләрен тәкъдим итү хакында да фикерләштеләр.

Камил хәзрәт кунакка очрашу истәлеге итеп "Хозур" нәшриятында бастырылган дини әдәбият бүләк итте. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана