«Сахих әл-Бохари» хәдисләр җыентыгының оригиналь тексты тыелмаган

01 сентябрь 2022 ел 11:24
«Сахих әл-Бохари» хәдисләр җыентыгының оригиналь тексты тыелмаган

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Диния Нәзарәтенең "Хозур" Нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин "Сәхих әл-Бохари" хәдисләр җыентыгының рус теленә тәрҗемә басмаларының берсе экстремистик материаллар исемлегенә кертелү уңаеннан ачыклык кертте:  

«Сәхих әл-Бохари» хәдисләр җыентыгы Коръән Кәримнән соң мөселманнар өчен икенче урында торган китап, исламның абруйлы һәм нигезле чыганагы булып тора. Мөселман уку йортларында әлеге китапның оригиналы гарәп телендә укытыла, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан рус һәм татар телләрендә бастырыла. 

Һичшиксез, традицион кануни әдәбиятны тыярга ярамый. 2015 елда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин башлангычы белән "Экстремистик эшчәнлеккә каршылык күрсәтү турындагы" федераль законга үзгәрешләр кертелде, алар буенча ислам, христиан, яһүди һәм буддизм диннәренең изге китаплары экстремистик дип танылырга мөмкин түгел. 

Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: дини-кануни текстларның төрле телләргә тәрҗемәләрендә грамматик һәм идеологик хаталар җибәрелергә мөмкин. Мондый хаталарны ачыклау экспертларның бурычы булып тора.

«Сахих әл-Бохари» очрагында билгеле бер басма, билгеле бер тәрҗемә тыелган. Хәдисләр җыентыгының оригиналь тексты тыелмаган. 

Мондый очракларны булдырмас өчен, Россия Федерациясе җирлегендә бастырылган дини әдәбиятка дини-кануни тикшерү алып барырга кирәк".

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана