Мөфти китапларны тыю турында: "Дини әдәбиятны бастырганчы тикшерү өчен Россиякүләм дини экспертлар оешмасы кирәк"

01 сентябрь 2022 ел 18:35
Мөфти китапларны тыю турында: "Дини әдәбиятны бастырганчы тикшерү өчен Россиякүләм дини экспертлар оешмасы кирәк"

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең t.me/kamil_hazrat рәсми каналында "Сәхих әл-Бохари" җыентыгының русча тәрҗемә басмаларының берсен экстремистик материалларга кертелүе хакында фикерен белдерде: 

"Лаеш суды А. Нирша тәрҗемәсендәге «Сахих әл-Бохари» китабын тыйды. Бу китап - «Сахих әл-Бохари» хәдисләр җыентыгының төп нөсхәсе түгел, ә рус телендә 2007 елда чыккан конкрет басма. Россия мөселманнарында ул бердәнбер түгел - хәдисләрнең рус телендә башка күп тәртҗемәләре бар, алар ирекле рәвештә бастырылалар, сатылалар, укылалар.

Һичшиксез, мөселман әдәбиятын тыю белән бәйле суд эшләре алып барылу мәсьәләсе бар. Диния Нәзарәте "Сахих әл-Бохари" хәдисләр җыентыгын һәм дини-илаһиятнең башка классик хезмәтләрен яклап берничә тапкыр чыкканы булды. Без үз позициябезне 2018 елда белдергән идек, шул исәптә 2019 елда судта да. Хәзер исә, кызганычка каршы,  бу проблема Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул ителүгә 1100 еллык юбилеен билгеләп үтелүче елда кабат килеп басты. 

Әмма без шуны танырга мәҗбүр: проблеманың төбендә судларның гаделсез карарлары түгел, ә текстларның экстремистик юнәлеше турында хөкемнәрнең дини-илаһият урынына психологик-лингвистик анализ нигезендә чыгарылуында. Ягъни Россиядә дини әдәбиятка экспертизаны тиешле әзерлеге булмаган белгечләр ясый.  Югыйсә китап басылып чыкканчыга кадәр аңа дини экспертиза үткәрү көн кадагында торган күп сорауларны хәл итә алыр иде. Бүген дини әдәбиятны тикшерү өчен Россиякүләм дини экспертлар оешмасы юк, ә ул мөселман басмаларының язмышын судка кадәр дә, суд эше барган вакытта да хәл итәргә ярдәм итә алыр иде. Россия өммәте бу юнәлештә бердәм булып чыгарга әзер түгел. 2018 елда ук Болгар ислам академиясендә Россиякүләм голамәләр шурасын оештыру мәсьәләләре каралган иде, аннан 2019 елда шунда ук без түгәрәк өстәл алында дини әдәбиятка экспертиза ясау буенча гомумроссия оешмасы булдыру мөмкинлекләре хакында сөйләшкән идек. Ләкин мондый оешма цензурага юл ачачак, дип каршы фикерләр әйтелде. Россиядә мөселман әдәбиятының тикшерелгән "ак" исемлеген тәзү дигән тәкъдимнәр дә яңгыраган иде. Татарстан Диния Нәзарәтенең үз тәҗрибәсе бар - бездә экспертлар шурасы эшли, ул китапларны дөньяга чыгарганчы тикшерә, шул рәвешле басмаларны тыюдан үзенә күрә бер саклык чарасы күрелә. Тагын бер тәҗрибә - фундаменталь басмаларны башка мөфтиятләр белән хезмәттәшлектә чыгару. Мисал өчен, «Сахих аль-Бухари» в версии Зубдат» китабын без Дагыстан мөфтияте белән бергә әзерләп бастырдык. 

«Сахих әл-Бохари» - бөек хезмәт, бөтен дөнья мәдәниятенең күренекле ядкәре, мөселманнарның өстәл китабы, әхлак һәм тәкъвалыкка чакырган гыйльми нигезләрнең  берсе. Аның тәрҗемәләре сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтен төрле милләттә булган дин кардәшләребегә җиткерергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә әлеге китапны төрле телләргә тәрҗемә итү - Аллаһы Тәгалә каршында зур җаваплылык ул. Һәм бу эшкә хезмәттәшлектә алынырга һәм аны пөхтә итеп башкарырга кирәк.

Бәлки, килеп чыккан мәсьәлә Россия өммәте өчен сабак булыр һәм дини әдәбиятны тикшерүче мөселман экспертлар оешмасы барлыкка килүгә этәрер?"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана