«Мүсхәфләр күп, йөрәкләрдә Коръән әз»: мөфти яшьләрне Аллаһ Китабын өйрәнергә һәм аның буенча яшәргә чакырды

03 сентябрь 2022 ел 09:49
«Мүсхәфләр күп, йөрәкләрдә Коръән әз»: мөфти яшьләрне Аллаһ Китабын өйрәнергә һәм аның буенча яшәргә чакырды

Бүген, сәфәр аеның 7 көнендә (3 сентябрьдә), Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның ел саен уздырыла торган мөселман яшьләре һәм волонтерлары белән очрашуы булды. Чарага Диния Нәзарәтенең күпсанлы социаль башлангычларында катнашучылар, Татарстанның төрле почмакларыннан егетләр һәм кызлар , мәдрәсә шәкертләре, яшь белгечләр җыелды.  

Очрашу Камил хәзрәтнең яшьлек турындагы вәгазеннән башланды, "Голүмүл Коръән" ("Коръән турында фән") темасы буенча лекция белән дәвам итте һәм "сорау-җавап" белән тәмамланды. Иң беренче чиратта ул яшьләргә ислам тарихында иң бөек башлангычларның үрнәкләрен искә төшерде: үзенең мәшһүр "Сахих әл-Бохари" хәдисләр җыентыгын туплауга бөек имам Бохари 23 яшендә керешә, ә хәлифләр Әбү Бәкер һәм Гомәр радыйаллаһу ганһумә Коръәннең беренче тулы язма нөсхәсен туплауны 21 яшьлек Зәед ибне Сабиткә тапшыра. «Иң бөек проектлар яшь чакта башкарыла яки башланып җибәрелә!» — диде Камил хәзрәт һәм яшьлекнең Аллаһы Тәгаләдән саваплар җыю өчен иң уңай һәм бәрәкәтле чор икәнен билгеләп үтте. Мөфти иң яхшы яшь кеше гыйбадәтләрендә картка охшарга тырышучы, әмма иң начар карт яшьләрне гөнаһларда узып китәргә ашкынучы, дип искәртте. 

Яшьләрнең аерым игътибарын хәзрәт Пәйгамбәребезнең ﷺ сәркатибе Зәед ибне Сабит тарафыннан Коръәннең беренче тулы язма нөсхәсен төзү тарихына юнәлтте. Коръән Рәсүлебез ﷺ вакытында тулысынча язылган була, ләкин аятьләр һәм сүрәләр тупланмаган һәм тәртипкә салынмаган булган. Зәед ибне Сабит радыйаллаһу ганһ аның вафатыннан соң Коръәнне бер китап итеп җыйнарга кирәклегендә шикләнә, чөнки ул Аллаһ Китабын кешеләр яттан белергә һәм ул йөрәкләрдә сакланырга тиеш, ә аны язу өммәтнең бу гыйлемен киметәчәк, дигән фикердә тора. "Чыннан да, мүсхәфләр бүген күп, әмма кешеләрнең йөрәкләрендә Коръән әз", - дип мөрәҗәгать итте хәзрәт яшьләргә һәм Зәед ибне Сабитның Коръәннең беренче нөсхәсен язуга нинди шартлар куйганын хәбәр итә: аятьләр ятланган, каядыр язылган, шулай ук аларның Пәйгамбәребездән ﷺ алып язылганы хакында ике шаһит булырга тиеш булган. 

Очрашуда яшьләр мөфтигә сорау бирү мөмкинлегеннән дә файдаланып калырга тырышты. Аларның сораулары Коръән темасын дәвам итте. "Иң югары белем - Коръән белеме", - дип йомгак ясады Камил хәзрәт һәм Рәсүлебезгә ﷺ дә, аның сәхабәләренә дә Аллаһ Китабын ятлый башлаганда 40тан артык яшь булганын искә төшерде, ә димәк теләгән һәркем Коръән хафизе була ала. Хәдистә бит Коръәннең һәр ятланган аяте Җәннәттә бер дәрәҗә булып торганы хәбәр ителә: «Коръәнне белүчегә әйтелер: «Укы һәм күтәрел, сүзләрне дөнья тормышында әйткән шикелле ачык итеп әйт, чөнки, хактыр, синең урының үзең укыган соңгы аять белән тиң булачак»». 

Мөфти белән очрашудан соң егетләр һәм кызлар, волонтерлар оешкан төстә ямьле табигать почмагына традицион квестка җыелып китте. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана