Нәзарәтнең “Нур” татар мәктәбе бусагасын быел 70 бала атлап керде

05 сентябрь 2022 ел 10:23
Нәзарәтнең “Нур” татар мәктәбе бусагасын быел 70 бала атлап керде

Быел яңа уку елында Диния Нәзарәтенең “Нур” татар-мөселман мәктәбе бусагасын 70 бала атлап керде. Аларның 14-е –  I сыйныф укучысы. Бүгенге көндә мәктәптә 5 башлангыч сыйныф һәм 1 инглиз теле укытучысы, өстәмә белем бирүче 3 белгеч укыта.

1 сентябрь көнне мәктәпкә Белем бәйрәме белән котларга Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин килде. Ул балаларга сәламәтлек, тырышлык, аларның иманлы булуын, зурларны һәрвакыт сөендереп торуын теләп, күчтәнәчләрен тапшырды. Әти-әниләргә һәм мәктәп коллективына нәсыйхәт һәм хәер-фатихасын бирде. "Нур" мәктәбе директоры Гөлчәчәк Габдрахманова да, балаларны сөендереп, бүләкләрен тараткач, әти-әниләр белән бердәм булып эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешеп булуын әйтте.

Нәзарәтнең Алабуга шәһәрендә татар телендә тәрбия бирүче “Ихсан” мәктәбендә исә  бу уку елында 25 укучы белем ала. Беренче сыйныфка 10 бала кабул ителде. “Ихсан”да   4 – башлангыч, 1 – татар теле һәм 1 инглиз теле укытучысы белем бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана