Казанда хәдисләр буенча ачык лекцияләр "Сәхих әл-Бохари" китабы буенча дәвам итәчәк

06 сентябрь 2022 ел 08:32
Казанда хәдисләр буенча ачык лекцияләр "Сәхих әл-Бохари" китабы буенча дәвам итәчәк

Киләсе чәршәмбедә, сафәр аеның 11 нче көнендә (7 сентябрьдә) Казанның тарихи “Зәңгәр” мәчетендә Пәйгамбәребез ﷺ хәдисләренә багышланган ачык лекцияләрнең яңа циклы старт ала. 2021 елда Галимҗан Баруди төзегән сайланма хәдисләр җыентыгы буенча дәресләр курсыннан башланган лекцияләр хәзер «Сәхих әл-Бохари» китабы буенча, рус теленә тәрҗемәдә, кыскартылган «Зубдат» версиясе буенча дәвам итәчәк.

«Зубдат» версиясендәге хәдисләр җыентыгы иң уңышлы кыскартылган версияләренең берсе булып тора, аны XIX гасырда яшәгән дагыстанлы мөселман галиме Гомәр Дияветдин әд-Дагыстани төзегән. Анда пәйгамбәребезнең ﷺ 1500 хәдисе тупланган.

Хәдисләр буенча ачык лекцияләрне Казанның хәдисләр галиме, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгече Нурислам хәзрәт Вәлиулла укыячак. Һәр дәрестә 10 хәдискә аңлатма бирү, шулай ук тыңлаучыларның сорауларына җавап бирү планлаштырыла. Лекциянең озынлыгы - 30-40 минут тирәсе. Дәресләр циклы тәмамлангач, Нурислам хәзрәт "Сәхих әл-Бохари" буенча сайланган хәдисләрне үзләштерүчеләргә белемнәрен алга таба тапшырырга хокук бирә торган иҗазәт - таныклык бирәчәк. Нурислам хәзрәт - белем чылбыры буенча үзенең остазлары аша Пәйгамбәрнең ﷺ үзенә кадәр барып җитүче иҗазәтләр иясе.

«Сәхих әл-Бохари» хәдисләренә аңлатма бирү буенча дәресләр атна саен чәршәмбе көнне Сара Садыйкова урамы, 8/19 адресы буенча урнашкан «Зәңгәр» мәчетендә узачак. Дәресләр 18.30 сәгатьтә башлана, керү – ирекле.

Һәр дәрес мәчетнең https://t.me/zangar_masjid телеграм-аккаунтына куелачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана