«Ибн Фадлан» фильмы XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең махсус дипломына лаек булды

12 сентябрь 2022 ел 11:25
«Ибн Фадлан» фильмы XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең махсус дипломына лаек булды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Хозур” нәшрият йортының "Ибн Фадлан" документаль-нәфис фильмы XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең махсус дипломына лаек булды. Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган фестивальнең ябылу тантанасында кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова картина режиссеры Айназ Мөхәммәтҗановка «Вакыйганың тарихи әһәмиятен гәүдәләндергән өчен» дипломын тапшырды. «Ибн Фадлан» фильмы кинофестивальнең ачышы булды һәм меңнән артык тамашачыны җыйды. Бу-  Татарстан кинематографистларының Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү тарихын чагылдыру буенча беренче тәҗрибәсе.

- «Ибн Фадлан» - безнең кинематограф тарихында зур әһәмияткә ия фильм. Ул документаль-нәфис фильм булса да, залларда аңа карата булган кызыксыну бездә тарихыбызны өйрәнүгә ихтыяҗ барлыгы турында сөйли", - диде Миләүшә Айтуганова.

Фестивальнең ябылыш тантанасында катнашкан Татарстан мөфтие урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, киноның дөньяга карашны формалаштыруда зур роль уйнавын әйтеп, моннан 3 ел Нәзарәт тарафыннан оештырылган һәм Россия мөселманнары арасында уңыш казанып өлгергән “Хозур ТВ” мөселман каналы һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә аншлаг белән күрсәтелгән  "Ибн Фадлан" документаль-нәфис фильмы мисалында бүген җәмгыятьтә рухияткә ихтыяҗ зур булуын һәм бу бушлыкны тутыру зарурлыгын билгеләп үтте.

- "Бу фильмда катнашкан һәм безгә шундый мөмкинлек тудырган һәркемгә рәхмәт. Бу безнең өчен бик кызыклы һәм бик катлаулы проект иде. Без бөтен җаваплылыкны аңлап эшләдек. Ниһаять, тамашачылар ата-бабаларыбызның нинди булуын сизде һәм күрде», - диде режиссер Айназ Мөхәммәтҗанов.

«Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы “Россия – ислам дөньясы” Стратегик караш төркеме заказы буенча Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды ярдәме белән Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелде.

Фильм Багдад илчелеге составында Идел буе Болгарстанына килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юл язмаларына нигезләнгән. Илчелекнең килүе Идел Буе Болгарстанының 922 елда ислам динен рәсми дин буларак кабул итүе белән бәйле.

Фотография: Казан халыкара мөселман киносы фестивале.
 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана