Нәзарәткә 30 ел: 1592 күчемсез милек объекты Татарстан өммәтенеке итеп рәсмиләштерелгән

16 сентябрь 2022 ел 08:30
Нәзарәткә 30 ел: 1592 күчемсез милек объекты Татарстан өммәтенеке итеп рәсмиләштерелгән

2011 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан «Татарстан Республикасы вакфы» фонды оештырыла, ул мәчетләр һәм башка күчемсез милек объектлары, шул исәптән дини билгеләнештәге мәдәни мирас объектлары төзелешен һәм эшчәнлеген билгеле бер системага сала. 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр Татарстан өммәте милке итеп 1592 объект рәсмиләштерелгән. Шуның 84е – дини билгеләнештәге мәдәни мирас объектлары (мәчет биналары, мәдрәсә, имам йорты).

2013 елдан бирде фонд федераль һәм республика әһәмиятендәге 25 мәдәни мирас объектын реставрацияләүдә ярдәм күрсәтте. Алар арасында төзекләндерелгән 21 мәчет (Әҗем, Апанай, Галиев, Зәңгәр), 4 тарихи бина (М.И. Галиев йорты, мөселман балалар приюты бинасы, бертуган Юнысовлар, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, Алексеев-Сахаров торак йорты) бар. 2021 елда реставрациядән соң Балык Бистәсе мөхтәсибәтенең Олы Елга авылында борынгы мәчет ачылды, Кукмара районының Мәчкәрә авылында 18 гасыр ахырында төзелгән борынгы мәчеттә төзекләндерү эшләре алып барыла.

2016 елда "Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясе" бердәм территориаль комплексы төзү турында карар кабул ителде, аның составына Галиев мәчете, М.И. Галиев йорты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясе, тәһарәтханә бинасы керә. Комплекс 2018 елда файдалануга тапшырылды. 2021 елда ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе объектлары исәбенә тагын да зурайды.

2021 елда мәдәни мирас объекты булган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасында ремонт-реставрация эшләре тәмамланды. 2022 елда мәдрәсә өчен яңа тулай торак һәм административ бина төзелде.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 1552 мәчет эшләп килә, яңа 64 мәчет төзелә, 63 мәчет тарихи булып исәпләнә.

Моннан тыш, Татарстанда мөселман инфраструктурасын үстерү күрсәткечләренең берсе булып Казан һәм Түбән Кама шәһәрләре сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләре ачу тора. Ике ел дәвамында Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тырышлыгы белән Казанның – «СуварПлаза», «Тандем», «КазанМолл», «Горки Парк», «Порт», «Караван», «Мега», Түбән Каманың «Рамусмол» сәүдә үзәкләрендә – 8 һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә 1 гыйбадәт бүлмәсе үз ишекләрен ачты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана