Татарстан Диния Нәзарәтенә - 30 ел: республикадан 30 меңгә якын кеше хаҗ кылды

16 сентябрь 2022 ел 09:52
Татарстан Диния Нәзарәтенә - 30 ел: республикадан 30 меңгә якын кеше хаҗ кылды

Татарстан Республикасында дин кардәшләребезне хаҗга оештырып җибәрү - мөфтият оешуның беренче көннәреннән үк алып барыла торган юнәлеш. 1992 елдан алып 2022 елга кадәр вакыт эчендә Татарстан мөфтияте 30 000гә якын кешене хаҗ сәфәренә озатырга һәм исән-имин хаҗ кылдырып кайтырга өлгерде. Изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә беренче елларда 50, соңрак 100, аннары 300ләп кеше сәфәр кылган булса, бүген Республикабыз нәзарәтенә ел саен бүлеп бирелә торган квотоның уртача саны 1800не тәшкил итә. 2020-2021 елларда пандемия аркасында Россия мөселманнары хаҗдан өзелгән була. 2022 елда ковидка каршы чаралар хисабына квота 2 мәртәбә киметелгән иде.

Хәзерге вакытта Татарстан мөфтиятенең рәсми хаҗ операторы – “ДУМ РТ Хаҗ” – Россиядәге сигез рәсми хаҗ операторының берсе. (Хаҗ операторларының тулы исемлеге белән «Хадж-миссия России» сайтында танышырга мөмкин.)

“ДУМ РТ Хаҗ” операторының өстенлекләре булып түбәндәгеләрне санап китәргә мөмкин: медицина ягыннан тәэмин ителеш (медицина иминияте, хаҗиларга тәүлек әйләнәсе медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге), тәҗрибәле төркем җитәкчеләре (49 кешедән торган һәрбер төркемне гарәп телен белгән имам җитәкли), виза һәм документлар әзерләүдә ярдәм итү. Шулай ук “ДУМ РТ Хаҗ” хаҗиларга уңайлы булсын өчен, Мәккәдә Хәрәм мәчетенә якындагы кунакханәләр белән эшли, Казаннан Согуд Гарәбстанына туры рейслар һәм аэропорттан отельга кадәр һәм кире юл трансферларын оештыра, корбан чалуны, Мәккә һәм Мәдинәдә, Мина һәм Гарәфәдә туклануны тәэмин итә. Барлык хаҗиларга махсус әдәбият, йөк сумкасы, рюкзак һәм ихрам кергән комплектлар бирә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “ДУМ РТ Хаҗ” гомрә һәм хаҗны оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия һәм әлеге оешма Россиядә ислам диненең бишенче баганасын хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес итеп башкаруны гарантияләүче хаҗ оешмасы булып тора.

Татарстан хаҗиларын ел саен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән 20гә якын табиб озата бара. Алар сәфәр башланганнан алып тәмамланганчыга кадәр хаҗиларның сәламәтлеген кайгыртып тора. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителә. Медицина пунктлары тәүлек әйләнәсе эшли.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана