Нәзарәткә 30 ел: «Хозур» нәшрияты 700 мең данәдән күбрәк тираж белән 300дән артык исемдәге китап бастырды

19 сентябрь 2022 ел 11:02
Нәзарәткә 30 ел: «Хозур» нәшрияты 700 мең данәдән күбрәк тираж белән 300дән артык исемдәге китап бастырды

Нәшрият эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау өлкәсендәге өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып тора һәм 2013 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән ачылган «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Нәшрият йорты 9 ел эшләү дәверендә, мөселманнарга белем бирү, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм өммәтнең интеллектуаль потенциалын үстерүдә мөһим фактор буларак, укуга кызыксынуны арттыру максатыннан, 300дән артык төрле исемдәге китапны дөньяга чыгарды. Гарәп, рус, татар һәм иске татар телләрендәге дини, тарихи, фәнни әдәбиятның гомуми тиражы 700 меңнән артып китә. Шунысы игътибарга лаек: аларның яртысыннан артыгы – мөселманнарның китап укучылар җәмгыятендә популяр һәм ихтыяҗ зур булган басма-бестселлерлар.

Шул ук вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрияты уникаль басмалар да чыгарды. Алар: «Калям Шариф. Перевод смыслов», “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә”, әд-Дагестани версиясендәге «Сахих аль-Бухари» хәдисләр җыентыгының рус теленә тәрҗемәсе, «Клад для маленьких мусульман», «Ислам дине: яшүсмерләр өчен», «Основы Ислама: руководство для начинающих», «Ширатуль Ислам. Ахляк и адабы Ислама», «Алты Бармак. Высочайшие достоинства Мухаммада (да благословит его Аллах и приветствует) и его пророческий путь» китаплары.

2021 елда «Хозур» нәшрият йорты китаплары электрон форматта сатыла башлады. Укучыларга уңайлы булсын өчен, китапларны «Хузур» нәшрият йортының рәсми интернет-кибетендә дә сатып алырга мөмкин (ССЫЛКА huzurshop.ru.).

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты китаплары илнең зур онлайн-сәүдә мәйданчыкларында да бар. «Хозур» чыгарган мөселман әдәбиятын Wildberries, OZON, KazanExpress.ru шулай ук «Читай-город», «ЛитРес» китап интернет-кибетләреннән соратып алырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана