Диния нәзарәтенә 30 ел: Татарстан ислам уку йортларында 10 меңнән артык белгеч әзерләнде

20 сентябрь 2022 ел 09:56
Диния нәзарәтенә 30 ел: Татарстан ислам уку йортларында 10 меңнән артык белгеч әзерләнде

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 ел дәвамындагы эшчәнлеге барышында Татарстанда мөселман мәгариф системасы күп баскычлы система буларак формалашты: мәчет каршындагы курслар – мәдрәсәләр – югары уку йортлары – БИА. Бүген республикада Ислам дине нигезләрен үзләштерергә дә, академик дәрәҗәдә белем алырга да мөмкин. Мәгариф стандартлары да эшләнеп кертелде.

Татарстанда ислам нигезләрен өйрәтү юнәлешендә мәчетләр каршында 700 курс эшли. Аларда 15 меңгә якын кешегә 1500дән артык мөгаллим белем бирә. Республикада һөнәри дини белемне 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе бирә, барлыгы 240 мөгаллим эшли һәм 4000нән артык шәкерт укый. Ислам мәгариф оешмалары эшләү дәверендә 10 287 белгеч әзерләгән: БИА – 79, РИИ һәм КИУ – 1817, "Мөхәммәдия" – 4156, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә – 1950, Яр Чаллы мәдрәсәсе – 668, Буа мәдрәсәсе – 442, "Фәнис" мәдрәсәсе – 321, Мамадыш мәдрәсәсе – 320, Кукмара мәдрәсәсе – 286, Әлмәт мәдрәсәсе – 248.

Моннан тыш, 1995 елда Казанда – "Госмания", 2018 елда Әлмәттә – "Нур", 2020 елда Алабугада "Ихсан" мәктәпләре ачыла. Әлеге уку йортларын гамәлгә куючы – ТР мөселманнары Диния нәзарәте. Яңа уку елында бу мәктәпләр бусагасын 172, 70 һәм 25 бала атлап кергән. Шуларның 59ы – беренче сыйныф укучылары. "Госмания" мәктәбендә бүген 28 педагог белем бирә. "Нур" мәктәбендә 5 башлангыч сыйныф укытучысы, 1 инглиз теле укытучысы һәм 3 өстәмә белем бирү белгече эшли. "Ихсан"да 4 башлангыч сыйныф укытучысы, 1 татар теле укытучысы һәм 1 инглиз теле укытучысы укыта.

Шунысы игътибарга лаек, Татарстан мөхтәсибәтләрендә соңгы елларда тулы көченә эшли торган мәгърифәтчелек үзәкләре төзү тәҗрибәсе тарала башлады. Әйтик, 2015 елда Балтачта – "Мәгърифәт мәркәзе" мәгариф үзәге, 2019 елда Чистайда "Камалия" үзәге, Нурлатта – Әхмәдзәки Сафиуллин исемендәге мәгърифәт үзәге, Яшел Үзән районында – мәдрәсә бинасы, 2022 елда – Арчада Г.Тукай исемендәге мәгърифәтчелек һәм Кукмарада "Һидаять" тәрбия үзәге ишекләрен ачты. Шулай ук Балтач районының Бөрбаш авылында 2018 елдан бирле "Ярдәм" мөселман пансионаты эшли.

Татарстанда дистанцион белем бирү технологияләре дә актив кертелә. 2021 елда https://medrese.tatar/ мәгариф платформасында татар телендә беренче онлайн мәдрәсә эшли башлады. Шулай итеп, җир шарының төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезгә ислам нигезләре буенча туган телдә белем алу мөмкинлеге барлыкка килде. Онлайн мәдрәсә башлангыч дини белемне мәчетләрдән еракта яшәүчеләргә яки төрле сәбәпләр аркасында мәчет каршындагы курсларга йөрү мөмкинлеге булмаган кешеләргә җиңел һәм тиз алырга мөмкинлек бирә.

2022 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте шулай ук татар телен өйрәнү буенча «Без – татарлар» онлайн-платформа проектын гамәлгә кертте. Онлайн-платформа Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты һәм Россия ислам институты белгечләре тарафыннан мәчетләр каршындагы курслар программасы һәм «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» уку әсбабы нигезендә эшләнгән. Ул шулай ук РИИда мәчет каршындагы курсларда татар теле дәресләрен укыту өчен төзелгән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана