Татарстан мөфтие төзекләндерелгән МИИ комплексын ачу тантанасында катнашты

23 сентябрь 2022 ел 11:27
Татарстан мөфтие төзекләндерелгән МИИ комплексын ачу тантанасында катнашты 

Бүген, сафәр аеның 27 нче көнендә (23 сентябрь), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Башкалага визиты кысаларында ул төзекләндерелгән Мәскәү ислам институты комплексын ачу тантанасында катнашты.

Билгеле булганча, 18-25 сентябрьдә Мәскәүдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә – 1100 ел, Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә (622-2022) күченүенә 1400 ел тулуга һәм «Мәдинә» нәшрият йортының 15 еллыгына багышланган чаралар уза.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин рәислегендә узган ачылыш тантанасында Төркия, Мисыр, Иордания, Сирия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Гыйрак рухи лидерлары һәм хөкүмәт делегатлары, якын Көнчыгыш һәм Азия илләре илчеләре, РФ Президенты Администрациясе, федераль һәм шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча федераль оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин бар.

Мәскәү ислам институты комплексы Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу хөрмәтенә мөфти шәех Равил Гайнетдин башлангычы һәм җитәкчелегендә Мәскәү хөкүмәте һәм Сөләйман Кәримов гаиләсе ярдәмендә төзекләндерелде.

Мәскәү хөкүмәте бүген көндә Мәскәү ислам институты урнашкан бинаны Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә 1999 елда тапшырган. Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм мөфти Равил хәзрәт Гайнетдинның 2020 елның сентябрендә узган очрашуыннан соң Мәскәү хөкүмәте бинаны капиталь яңарту турында карарны хуплады. Бинада инженерлык челтәрләре алмаштырылды, белем бирү һәм административ эшчәнлек алып барыла торган бүлмәләр ремонтланды, медицина кабинеты яңадан җиһазландырылды, бинаның тирә-ягы тәртипкә китерелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана