Диния Нәзарәтенең Россиядә өлешчә мобилизация мәсьәләсе буенча Татарстан мөселманнарына хәбәре

23 сентябрь 2022 ел 22:59
Диния Нәзарәтенең Россиядә өлешчә мобилизация мәсьәләсе буенча Татарстан мөселманнарына хәбәре

Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы, Казыйлар шурасы, шулай ук Казан ислам университетының ислам хокукы өлкәсендә экспертларның Казанда 2022 елның 23 сентябрендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узган уртак эшлекле утырышында катнашучылар Татарстан Республикасы мөселманнарына түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 21 сентябрендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация турында” Указының чыгарылу шартларын өйрәнгәннән соң һәм аны Шәригатьнең принциплары һәм кануннары белән чагыштырып караганнан соң, әлеге указ иминлекне тәэмин итү, Ватанны саклау һәм Россиядә яшәүче халыкларның гомуми милли һәм рухи кыйммәтләрен яклаү кебек мөселман кыйммәтләренә каршы килмәгәнен билгелибез. РФ Президентының карары дәлилле булуында шикләнмибез, чөнки ул экспертлар фикеренә һәм илебездә төп ведомстволардагы профессиональ белгечләрнең компетентлы бәяләмәләренә нигезләнгән.

Дин кардәшләрнең ТР МДН-нә юлланган мөрәҗәгатьләрен карап, мөселманнарга Россия армиясе сафларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга мөмкин булуын әйтәбез. Россия Федерациясенә присяга биргән, ирекне, халыкны һәм Ватанны сакларга ант иткән мөселманнар вәгъдәләрен үтәргә тиеш. Биргән антка тугрылык 

граждандык бурычы гына түгел, ислам бурычы да булып тора. 

Аллаһы Тәгалә “әл-Мәидә” сүрәсенең 1 аятендә болай ди:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا أَوْفُوا بِالْعُقُودِ

«И иман китерүчеләр! Килешүләрне үтәгез…»

Аллаһы Тәгалә “ән-Ниса” сүрәсенең 78 аятендә болай ди::

أَيْنَمَا تَكُونُوا يُدْرِككُّمُ الْمَوْتُ وَلَوْ كُنتُمْ فِي بُرُوجٍ مُّشَيَّدَةٍ وَإِن تُصِبْهُمْ حَسَنَةٌ يَقُولُواهَذِهِ مِنْ عِندِ اللَّهِ وَإِن تُصِبْهُمْ سَيِّئَةٌ يَقُولُوا هَذِهِ مِنْ عِندِكَ قُلْ كُلٌّ مِّنْ عِندِ اللَّهِفَمَالِ هَؤُلَاءِ الْقَوْمِ لَا يَكَادُونَ يَفْقَهُونَ حَدِيثًا

«Кайда гына булсагыз да, үлем сезгә ирешәчәк, хәтта сез биек итеп салынган, ныгытылган кальгаларда булсагыз да. Әгәр аларга берәр яхшылык тисә, “Бу – Аллаһның Үзеннән”, - дип әйтәләр. Әмма берәр начарлык килсә, “Бу – синнән”, - диләр. Әйт: “Барысы да – Аллаһның Үзеннән”. Бу җәмәгатькә ни булды ки, алар бер сүзне дә аңлый алмыйлар?”

Гайшә радыяллаһу әнха сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺмондый сүзләрен китергән:

أَيُّهَا النَّاسُ لاَ تَتَمَنَّوْا لِقَاءَ الْعَدُوِّ وَسَلُوا اللَّهَ الْعَافِيَةَ فَإِذَا لَقِيتُمُوهُمْ فَاصْبِرُوا وَاعْلَمُوا أَنَّ الْجَنَّةَ تَحْتَ ظِلاَلِ السُّيُوفِ

«И кешеләр, дошманнар белән очрашуны теләмәгез һәм Аллаһыдан котылу сорагыз. Әгәр дә инде алар белән очрашкансыз икән, сабырлык күрсәтегез һәм Җәннәтне кылычларның ышыгында дип белегез” («Сахих әл-Бохари», 2695). 

Сугыш кырларында фикһ мәсьәләләре турында дини карарлар турында Диния Нәзарәте өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана