Яңа Чишмә мөхтәсибәте Үзәк мәчетенең укыту-тәрбия бинасы ачылды

26 сентябрь 2022 ел 12:53
Яңа Чишмә мөхтәсибәте Үзәк мәчетенең укыту-тәрбия бинасы ачылды

Сафәр аеның 27 нче көнендә (23 сентябрьдә), Яңа Чишмә мөхтәсибәте Үзәк мәчетенең укыту-тәрбия бинасы ачылды. Анда район башлыгы Вячеслав Козлов, бинаны торгызуда ярдәм күрсәтүчеләр, имамнар, район кунаклары һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Көтеп алынган күркәм чара Коръәннән аятьләр уку белән башланып китте.

Тантанада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров катнашып, мөфти Камил Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде. Укыту-тәрбия бинасын торгызуда ярдәм итүчеләргә – Нәзарәтнең рәхмәт хатларын, ә район башлыгы Вячеслав Козловка мөфтиятнең медален тапшырды.

Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов, үтемле вәгазь сөйләп, бу бинаны төзүдә катнашкан һәркемгә үзенең рәхмәтләрен ирештерде. Район эшмәкәрләре хәйрия фонды җитәкчесе Ришат Билалов укыту-тәрбия үзәгенең бөтен халык тырышлыгы белән сафка бастырылуы турында хәбәр итте. 

Тәкбир әйтеп укыту-тәрбия бинасы ачылды. Кунаклар һәм яңа чишмәлеләр иң элек - Корбан ашына, аннан соң җомга намазына җыелды. Җомга намазында Равил хәзрәт Зөфәров үтемле вәгазен сөйләде.

Яңа Чишмә мөхтәсибәте Үзәк мәчетенең укыту-тәрбия бинасы 2018-2022 елларда төзелгән. 200 квадрат метрлы бер катлы универсаль үзәктә төрле яшьтәге мөселманнарга (балаларга һәм өлкәннәргә) Ислам дине нигезләрен (намаз тәртипләрен өйрәтү, хәреф танытып, Коръән укырга өйрәтү) белән беррәттән, хәйрия ашлары, Рамазан аенда ифтарлар уздырырга ниятлиләр. Укыту-тәрбия бинасында белем бирү сыйныфы, мөгаллинәр өчен бүлмә, ашханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр урнашкан.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана