Мөфти Нәзарәттә Үзбәкстан дин белгечләре белән очрашты

26 сентябрь 2022 ел 14:41
Мөфти Нәзарәттә Үзбәкстан дин белгечләре белән очрашты

Бүген, сәфәр аеның 30нчы көнендә (26нчы сентябрьдә), Татарстан мөфтиятендә Үзбәкстаннан килгән кунаклар – Бохара шәһәренең баш имамы, “Мир Араб” мәдрәсәсе мөгаллиме Габделгафур хәзрәт Разаков һәм тарих фәннәре докторы, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты өлкән фәнни хезмәткәре, ислам белгече Камилҗан Рәхимов булды. Очрашуда шулай ук Яшел үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Илнур Шакиров катнашты.

Мөхтәрәм кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды һәм Нәзарәтнең эшчәнлеге, проектлар, татар дин галимнәре, “Мир Араб” мәдрәсәсендә укыган дин әһелләре турында мәгълүмат бирде. Үзбәкстан вәкилләре Казан мәчетләрендә булырга өлгерүләре һәм бик сокланулары турында җиткерделәр, тирән рәхмәтләрен белдерделәр.

Очрашу барышында сүз мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү, тарихи мирасны өйрәнү, бөек галимнәрнең хезмәтләрен тәрҗемә итү һәм аларны уку-укыту эшчәнлегендә файдалану, фәнни әйләнешкә кертү хакында барды.

Ислам һәм көнчыгышны өйрәнү буенча белгеч Камилҗан Рәхимов Татарстан мөфтиятенең китаплар нәшер итү һәм Коръәннәр бастыру буенча зур тәҗрибәгә ия булуын билгеләп үтте. Алар мөфтидән Бохараның “Мир Араб” мәдрәсәсен “Хозур” нәшрияты китаплары белән баету мөмкинлеген сорады. Камил хәзрәт нәшрият эшләү дәверендә 300дән артык китап бастыруын билгеләп үтте һәм якыннан басылып чыккан китаплар, галимнәрнең хезмәтләре белән таныштырып үтте. Алга таба Камил хәзрәт кунакларга Нәзарәт тарафыннан әзерләнүче кулъязма Коръәнне күрсәтте, аның әзерләнү барышы, төп үзенчәлекләре хакында сөйләде. Бүгенге көндә Коръәннең биш җүзе язылып бетте.

Очрашу истәлеге итеп Коръәннең репринт "Казан басмасы"н бүләк итте. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантана кунакларына тапшыру өчен махсус бастырылды.

Кунаклар алга таба Болгар шәһәрендә һәм иртәгә “Хозур” нәшриятында булырга ниятли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана