Мөфти Нәзарәттә Иранның Әл Мустафа университеты вәкиле Рәсүл Абдоллаһи белән күреште

27 сентябрь 2022 ел 15:34
Мөфти Нәзарәттә Иранның Әл Мустафа университеты вәкиле Рәсүл Абдоллаһи белән күреште

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 1нче көнендә (27нче сентябрьдә), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Иран Ислам Республикасы Әл Мустафа университетының Россиядәге вәкиле Рәсүл Абдоллаһи белән очрашты. Очрашуда шул исәптән аның уку-укыту эшләре буенча ярдәмчесе Октай Мамедов, Иран Ислам Республикасының Казандагы Баш консулы Массуд Моллаи, Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.

Очрашу барышында мөфти хәзрәт мөхтәрәм кунакны Татарстан Республикасының ислам мәгарифе өлкәсендәге казанышлары, аерым алганда, мәчет каршындагы курслар, 8 мәдрәсә, 2 хафизлык мәркәзе, РИИ, КИУ, БИА, онлайн-мәдрәсә эшчәнлеге, Нәзарәт тарафыннан алып барылучы проектлар һәм аның карамагында эшләүче оешмалар белән таныштырды, “Хозур” нәшрияты тарафыннан басылып чыккан китапларны күрсәтте, татар халкының бай мирасы, шул исәптән фарсы телендә таралган кулъязмалар турында сөйләп узды. 

Рәсүл Абдоллаһи мөфтине Иранда эшләүче халыкара Әл Мустафа университеты белән якыннан таныштырды, анда якынча 80 меңгә якын студент белем ала. Әлеге университетның төрле илләрдә күпләгән филиаллары, вәкиллекләре бар. Университетның Мәскәүдәге вәкиле буларак, ул төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек алып бару юлларын тәкъдим итте, мисал өчен, уртак конференцияләр, вебинарлар үткәрү, Иранга укырга студентларны җибәрүне карау мөмкинлеге, кыска вакытлы курслар, мөгаллимнәр өчен эш буенча командировкалар һ.б.

Очрашу истәлеге итеп мөфти Коръәннең репринт “Казан басмасы”н бүләк итте. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантана кунакларына тапшыру өчен махсус бастырылды.

Очрашудан соң кунаклар өчен “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе комплексы буйлап экскурсия оештырылды. 140 еллык уку йортының тарихы турында мәдрәсәнең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сөйләде, ә Рәсүл Абдоллаһи исә үз чиратында белем алучы шәкертләр белән аралашты, нәсыйхәтләрен бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана