Мөфти урынбасары Бөтендөнья мирасын саклау Конвенциясенең 50 еллыгы халыкара форумына багышланган киңәшмәдә катнашты

28 сентябрь 2022 ел 10:50
Мөфти урынбасары Бөтендөнья мирасын саклау Конвенциясенең 50 еллыгы халыкара форумына багышланган киңәшмәдә катнашты

Бүген - рабигыль-әүвәл аеның 2 нче көнендә (28 сентябрьдә), Татарстан мөфтие урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин Россия Федерациясендә (Казан шәһәре) Бөтендөнья мирасын саклау Конвенциясенең 50 еллыгына халыкара форум үткәрүгә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, Татарстан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе рәисе Шамил Гафаров рәислегендә Россия Федерациясе Комиссиясенең ЮНЕСКО эшләре буенча җаваплы секретаре, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе катнашында узды.

Григорий Орджоникидзе Россия Федерациясендә Бөтендөнья мирасын саклау Конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум үткәрүгә канылышлы көнүзәк мәсьәләләр турында чыгыш ясады.

Татарстан Республикасының Бөтендөнья мирасын саклау Конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум үткәрүгә әзерлек барышы белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова таныштырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана