Татарстан мөслимәләре «Россия тарихында Идел буе Болгары» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады

28 сентябрь 2022 ел 11:54
Татарстан мөслимәләре «Россия тарихында Идел буе Болгары» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады

Татарстан мөслимәләре – Россия ислам институты вәкилләре Рәйхана Ханнанова һәм Динара Садыйкова – «Россия тарихында Идел буе Болгары» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады. Конкурсның финал этабы 21-23 сентябрьдә Пятигорск дәүләт университеты базасында узды.

Бәйге 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм уздыру буенча төп чаралар планын үтәү кысаларында Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәме белән үткәрелде.

Бәйгедә катнашучылар башлангыч этапта конкурс тематикасы буенча иҗади мини-проектлар (презентацияләр, видеороликлар, эссе) тәкъдим итте. Аннан соң сайлап алынган проект авторлары Пятигорск дәүләт университетына мини-проектларны тәкъдим итү һәм конкурсның финалында катнашу өчен чакырылды. Финал өлеше автоматлаштырылган тест рәвешендә узды. Шулай ук бәйгегә багышланган чаралар кысаларында «Исламда патриотизм концепциясе» дигән түгәрәк өстәл дә оештырылды.

Конкурста Россиянең дәүләт һәм дини мәгариф оешмаларыннан 51 кеше катнашты.

Бәйге җиңүчеләре башлангыч этап һәм тематик тест нәтиҗәләреннән чыгып игълан ителде:

1 урын: Ханнанова Рәйхана (Россия ислам институты (Казан шәһәре));

2 урын: Әбәйханов Рамазан (Карачай-Черкес Республикасы мәдрәсә-интернаты) һәм Суендуков Ислам (Пятигорск дәүләт университеты);

3 урын: Садыйкова Динара (Россия ислам институты (Казан шәһәре) һәм Кучугура Никита (Пятигорск дәүләт университеты).

Карачай-Черкес Республикасы мәдрәсә-интернатыннан Хубиев Мөдәлиф тамашачылар призына лаек булды. Җиңүчеләр һәм призерлар – кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар, бәйгедә катнашчыларның барысы да электрон сертификатлар белән бүләкләнде.

Конкурсны оештыруда һәм методик ярдәм күрсәтүдә Пятигорск дәүләт университетының экстремизмны һәм терроризмны кисәтү, патриотизм һәм гражданлык үзенчәлеген формалаштыру үзәге; көнчыгыш телләр һәм мәдәниятләр; тарихи һәм социаль-фәлсәфи фәннәр; көнчыгышны өйрәнү һәм теология кафедралары катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана