Мөфти мобилизацияләнгән татарстанлылар белән аралашты

30 сентябрь 2022 ел 14:26
Мөфти мобилизацияләнгән татарстанлылар белән аралашты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 4нче көнендә (30нчы сентябрьдә), Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге базасында оештырылган мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктын барып күрде. Солдатлар белән очрашуда шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Нәзарәтнең Аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, хәрбиләр, мобилизация өчен җаваплы затлар һ.б. катнашты. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин хәрби хезмәткә чакырылган дин кардәшләр һәм имамнар белән аралашты. Аларның дини сорауларына җавап бирде, нәсыйхәтләр әйтте.
Аннары җитәкчеләр “Казан Экспо” базасында мөселманнар һәм христианнар өчен оештырылган гыйбадәт бүлмәләрен карады. Биредә тәһарәт алу, намаз уку, дога кылу өчен шартлар тудырылган. Камил хәзрәт намаз уку бүлмәсен дини китаплар, догалыклар белән баетырга дигән тәкъдим җиткерде. Моннан тыш,  махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы сугышчыларының һәрберсенә махсус әзерләп бастырылган дога китапларын биреп җибәрү көтелә. Догалыклар уңайлы шрифтта һәм һәрвакыт үзең белән кесәдә йөртерлек форматта булачак. 

Солдатлар белән аралашу барышында мөфти хәзрәт бүгенге көндә “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына хәләл ризык, термокием, аптечкалар сатып алып җибәрү өчен акча җыелуы хакында белдерде. Акча җыю дәвам итә. Теләгән һәр кеше “Зәкят” фондына мөрәҗәгать итә ала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана