Кукмара районының Түбән Үрәс авылы тарихи мәчетендә беренче намаз укылды

03 октябрь 2022 ел 10:38
Кукмара районының Түбән Үрәс авылы тарихи мәчетендә беренче намаз укылды

Рабигүл әүвәл аеның 2 нче көнендә (28 сентябрьдә) Кукмара районының Түбән Үрәс авылында истәлекле тарихи вакыйга булды. 1907 нче елда таштан салынган, быел 115 еллыгын билгеләп үтүче Беренче Җәмигъ тарихи мәчетендә беренче ике рәкәгать нәфел намазы укылды, тәкъбирләр әйтелде. Монда соңгы намаз 90 ел элек укылган булган. Тарихи мәчетнең 115 еллыгы уңаеннан оештырылган җыенга җыелучылар өчен авылда ун ел элек агачтан төзелгән икенче Җәмигъ мәчетендә Коръән ашы уздырылды; авыл зиратында Коръән укып дога кылынды.

Бәйрәм чарасы уңаеннан авыл халкын, кунакларны Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, авыл имамы Рәфкат хәзрәт Фәйзуллин котлады. Җыенда Түбән Үрәс авылының борынгы таш мәчетен торгызу, аны яңартып киләчәк буыннарга калдыру турында сүз алып барылды. XX гасыр башында төзелгән тарихи таш мәчет 2022 елның 22 мартында Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары реестрына кертелгән.

Шушы авылдан чыккан тарихчы, туган якны өйрәнүче Гүзәлия Сәйфуллина, 2021-2022 елларда, Беренче Җәмигъ мәчете тарихын өйрәнеп,  “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаганда “Туган төбәгем Кукмара районы Түбән Үрәс авылында Ислам динен кабул итү һәм Җәмигъ мәчете төзелү тарихы” дигән темага диплом эше язган. Мәчетнең 1907 елда төзелгәнлеге архив документлары белән расланган.

Тарихи мәчет бинасы 1991 елга кадәр клуб булган. Авыл халкы, мәчетне төзекләндерергә теләп, 1994-96 елларда түбәсен япкан һәм манара куйган. 2005 елда эчке эшләрен башкару максатыннан, төзелеш материаллары юнәтелгән, әмма эш тукталып калган.

Җыен кунаклары арасында Кукмара төбәкне өйрәнү музееның элеккеге директоры Ләбүдә Дәүләтшина, Казанның “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә мөгаллимәсе, Кукмара районының Өркеш авылындагы “Нур” мәчетенең “Фәниябикә” мәдрәсәсе җитәкчесе, Казанның “Гадел” мәчетендә уку-укыту буенча имам ярдәмчесе Фәния Җәләлиева, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы генеалогик характердагы юлламаларны үтәү бүлеге җитәкчесе Гайшә Нәҗипова, Кукмара районы мөхтәсибәте каршындагы “Аксакаллар шурасы” рәисе, Мәчкәрә авылы имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов, Кукмара районы  авыллары тарихы турында дистәләрчә китап язган төбәк тарихчысы Фәрит Вәлиев, район имамнары, абыстайлары бар иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана