Чүпрәледә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

01 октябрь 2022 ел 18:21
Чүпрәледә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Өлкәннәр көне кысаларында, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Энҗия ханым Шәрәфетдинова, мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметов барлык мәчетләрдә булып, имам-хатыйблар, мөгаллимә-мөслимәләр белән очраштылар. Әлеге чара ел саен үткәрелеп, күркәм традициягә әйләнде.

Очрашу барышында район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов дин әһелләрен Өлкәннәр көне белән котлады, иң изге теләкләрен җиткерде. Әлеге истәлекле көн уңаеннан һәркайсына азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

“Олы ихтирамга лаек өлкән буын кешеләребез динебезне таратуга зур өлеш кертеп киләләр. Дистә еллар дәвамында милләтебезне иманлы итәргә тырышкан олы яшьтәге дин әһелләре йөзләгән шәкертләр тәрбияләделәр, бүгенге көндә дә халкыбызны дини юнәлештә тәрбияләүдә олы хезмәт куялар. Күпләребез нәкъ менә сабыр, зирәк, акыллы бабайларның, ак яулыклы әбиләрнең нәсыйхәтләрен, вәгазьләрен тыңлап Аллаһы Тәгалә юлына баскан кешеләр. Өлкәннәребезгә балалар, оныклар ярдәмен тоеп, җан тынычлыгы табып, кадер-хөрмәттә яшәргә язса иде! Аллаһы Тәгалә сабырлыкларын, түземлекләрен бирсен!” – диде район мөхтәсибе котлау сүзләрендә.

Очрашу кысаларында, шулай ук, мәчетләрдәге кышкы әзерлек: ягулыкны җибәрү, кәгазьләрне тутыру һәм башка шундый төрдәге эшләр турында сөйләшү алып барылды. Шулай ук, октябрь аеннан мәчетләрдә башланачак дини укулар хакында да сөйләшү булды, дин әһелләренең шәхсән үзләрен борчыган сорауларга да җаваплар бирелде.

Бүгенге көндә Чүпрәле мөхтәсибәтендә 26 мәчет эшләп килә. Өлкәннәр көне уңаеннан мәчетләрдә бүгенге көндә имам-хатыйб вазифасын башкаручыларга, шунда эшләп, лаеклы ялга киткәннәргә, урыннардагы мөслимәләр җитәкчеләренә, мөгаллимәләргә, барлыгы 70ләп дин әһелләренә бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана