“Хозур” нәшрият йорты “Шура” альманахының 38 нче санын нәшер итте

04 октябрь 2022 ел 16:59
“Хозур” нәшрият йорты “Шура” альманахының 38 нче санын нәшер итте

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты “Шура” альманахының 38 нче санын нәшер итте. Ул Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мәүлиденә багышлана.

Җир йөзенә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребезнең күркәм сыйфатлары, холкы безнең өчен үрнәк булып тора. Әлеге санда Расүлуллаһның Мөхәммәдәмин исеме, ни сәбәпле аны шул рәвешле атап йөртә башлаулары хакында бәян ителде. Шулай ук басмада изгелек кылу, сәламәтлекне Раббыбызның бүләге дип кабул итү, Коръәни Кәримне яттан өйрәнүнең фазыйләте, җәмәгать белән намаз укуның дәрәҗәсе, нәфел намазларны укуның мөһимлеге һәм башка темаларга багышланган вәгазьләр урын алган.

Биредә калебләребезне пакьлый торган җомга вәгазьләреннән тыш, үрнәк затларыбыз турында мәгълүмат, тарихыбызга багышланган мәкаләләр, үгет-нәсыйхәтләр һәм әдәби сәхифәбездә урын алган дини хикәяләр белән дә таныша аласыз.

Альманахны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6 нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Интернет-кибет: huzurshop.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана