Укытучылар көне: Татарстанда 1800 дән артык мөгаллим белем бирә

05 октябрь 2022 ел 09:36
Укытучылар көне: Татарстанда 1800 дән артык мөгаллим белем бирә

Бүген, 5 нче октябрь, Россиядә Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне укытучылар, мөгаллимнәр һәм остазлар хөрмәтләнә. 

Бүгенге көндә дини белем бирү системасын үстерү Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Татарстанда ислам белеме бирүнең күпбаскычлы системасы төзелде: мәчетләр каршындагы курслар – мәдрәсәләр – югары уку йортлары – Болгар ислам академиясе. Бүген республикада Ислам дине нигезләрен үзләштерергә дә, академик дәрәҗәдә белем алырга да мөмкин. Мәгариф стандартлары да эшләнеп кертелде.

Система үз эченә 8 мәдрәсәне, Казан ислам университетын, “Госмания”, “Нур” һәм “Ихсан” урта гомумбелем бирү мәктәпләрен, Россия ислам институтын һәм Болгар ислам академиясен ала. Бу уку йортларында 283 мөгаллим укыта. Татарстанда шулай ук 700дән артык мәчет каршында Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча түләүсез курслар эшләп килә. Бу курсларда 1500 дән артык остаз белем бирә.

Шунысы игътибарга лаек, Татарстан мөхтәсибәтләрендә соңгы елларда тулы көченә эшли торган мәгърифәтчелек үзәкләре төзү тәҗрибәсе тарала башлады. Әйтик, 2015 елда Балтачта – “Мәгърифәт мәркәзе” мәгариф үзәге, 2019 елда Чистайда “Камалия” үзәге, Норлатта – Әхмәдзәки Сафиуллин исемендәге мәгърифәт үзәге, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге “Ихлас” мәчете каршында – мәдрәсә бинасы, 2022 елда – Арчада Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт, Кукмарада “Һидаять” тәрбия үзәкләре, Яңа Чишмә Үзәк мәчетенең укыту-тәрбия бинасы үз ишекләрен ачты. Шулай ук Балтач районының Бөрбаш авылында 2018 елдан бирле “Ярдәм” мөселман пансионаты эшли. Әлеге үзәкләрдә барлыгы 56 мөгаллим хезмәт куя.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана