Мөфти “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе остазларын Укытучылар көне белән котлады

05 октябрь 2022 ел 12:26
Мөфти “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе остазларын Укытучылар көне белән котлады

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 9нчы көнендә (5нче октябрьдә), илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бүген ислам мәгарифе оешмалары, уку йортлары, мәгърифәт-тәрбия үзәкләрендә хезмәт куючы мөгаллимнәрне хөрмәтләү кичәләре үткәрелде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында шундый чара "Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дә узды. Очрашу “Мөхәммәдия”нең яңа сафка баскан бинасында үтте. Төрле елларда уку йортында эшләп лаеклы ялга чыккан остазлар, мөгаллимнәр, хезмәткәрләр җыелды. Мөхтәрәм ветераннарны мөфти Камил хәзрәт, мәдрәсә директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, мәдрәсәнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин тәбрикләде, алар остазларның куйган тырышлыклары, эшләгән изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтуын, балалары, оныклары, шәкертләренең ихтирамын тоеп, тазалык-саулык белән яшәүләрен теләделәр. Укытучылар көне уңаеннан узган чарада 15кә якын ветеран катнашты, араларында 1993 елдан “Мөхәммәдия”дә эшләүчеләр дә бар иде. Алар уку йортының үсештә булуына сөенүләрен белдерделәр, яңа сафка баскан биналарны, төзекләндерү эшләрен, тудырылган уңайлыкларны күреп шатландылар. Остазларга Татарстан мөфтие, мәдрәсә җитәкчелеге исеменнән рәхмәтләрен белдереп, күчтәнәчләр тапшырды. Очрашу чәй өстәле артында фикер алышу белән дәвам итте.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә мөселман мәгариф системасы үз эченә 8 мәдрәсәне, Казан ислам университетын, “Госмания”, “Нур” һәм “Ихсан” урта гомумбелем бирү мәктәпләрен, Россия ислам институтын һәм Болгар ислам академиясен ала. Бу уку йортларында 283 мөгаллим укыта. Татарстанда шулай ук 700дән артык мәчет каршында Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча түләүсез курслар эшләп килә. Бу курсларда 1500 дән артык остаз белем бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана