Шәһре Болгарда Мәүлид ән-Нәби кичәсе узды

07 октябрь 2022 ел 20:00
Шәһре Болгарда Мәүлид ән-Нәби кичәсе узды

Бүген, изге җомга кичендә кояш баю белән, Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнен каршылап, Болгарда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган традицион Мәүлид ән-Нәби кичәсе узды. Әлеге уңайдан оештырылган тантаналы чарага Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дин кардәшләрен Ак мәчеткә җыйды. Бирегә Болгар ислам академиясе мөгаллимнәре һәм шәкертләре, мөхтәсибләр, имамнар, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, дин әһелләре килде. 

Мәүлид ән-Нәби кичәсе ахшам намазы белән башланып китте. Аны кунаклар һәм катнашучылар Ак мәчеттә Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә укыды. Аннары Коръән уку һәм дога кылу белән чара рәсми рәвештә ачылды. Коръән-хафиз Сәидкамал Сөенов аятьләр укыды, мөфти хәзрәт ил-көнгә иминлек, тынычлык, бәрәкәт сорап дога кылды.

Кичәнең бизәге булып Госман радыйаллаһу ганһу Коръәненең копиясен Болгар дәүләт тарихи-архитектура Аннары мөхтәрәм кунак, отставкадагы генерал-майор Равил Кәлимуллинмузей-тыюлыгына тантаналы тапшыру торды. Мондый бүләкне кичәнең мөхтәрәм кунагы Равил Кәлимуллин ясады. Мөфти хәзрәт аны  Нәзарәтнең рәхмәт хаты белән бүләкләде. Тантанада катнашучылар алдында шулай ук Спас районы хакимияте башлыгы Фәргать Мөхәммәтов чыгыш ясады, ул зур бүләк өчен Равил Азис улына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Рәсми чыгышлардан соң, Татарстанның атказанган артисты, дини җырлар башкаручы Марсель Вәгыйзев төрки Мәүлид касыйдәсен башкарды. Әйтергә кирәк, ул беренче тапкыр автор тарафыннан татар мәкаменә салып әйтелде. Касыйдә эченә Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ﷺ багышлап салаватлар да кертелгән иде. Аны башкаручылар рәтендә шулай ук танылган мөнәҗәтчеләр Ильяс Халиков, Динар Шәймәрданов булды. Бүген Болгарда яңгыраган төрки Мәүлид касыйдәсен иртәгә Казанда Галиев мәчетендә өйлә намазыннан соң узачак Мәүлидтә дә ишетү мөмкин булачак.

Быел 26 сентябрьдә кояш баеганнан соң, һиҗри календарь буенча мәртәбәле айларның берсе – Рабигыль-әүвәл ае башланды. Бу ай – Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай. «Мәүлид» сүзе гарәпчәдән «туу», «Мәүлид ән-Нәби» Аллаһ Илчесенең ﷺ дөньяга килүен аңлата. Татарстан мөселманнары өчен мәчетләрдә Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдереп, ай дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ Рәсүленең ﷺ тормышын өйрәнүне, аңа күпләп салаватлар әйтүне, Коръән аятьләрен уку, догалар кылу, вәгазьләр сөйләүне үз эченә ала. Мәүлид мәҗлесләре Пәйгамбәребез ﷺ узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен искә төшерүне, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алуны, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгытуны максат итеп куя.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана