Татарстан мөфтиятендә Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин булды

10 октябрь 2022 ел 10:41
Татарстан мөфтиятендә Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин булды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 14нче көнендә (10нчы октябрьдә), Татарстан мөфтиятендә мөхтәрәм кунак – татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин булды. Аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Очрашуда шулай ук “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.

Җитәкчеләр әңгәмә барышында үзләренең соңгы казанышлары хакында сөйләштеләр. Фәрит хәзрәт Ивановода татар милли-мәдәни үзәген төзү барышы белән таныштырды. Ул киләсе елга үз ишекләрен ачар дип көтелә. Биредә татар тарихы музее, уку класслары, хәләл кафе һәм мөселман кибетләре урын алачак. Мөхтәрәм кунак, әлеге вакыйга уңаеннан, алдан ук Камил хәзрәтне ачылыш тантанасына чакырып куйды. Моннан тыш, ул төбәктәге дини эшчәнлек үсеше белән таныштырды.

Камил хәзрәт, үз чиратында, аңа Татарстан мөфтиятенең яңа башлангычлары, аерым алганда, татар мәкамен торгызу проекты, рус телендә онлайн-мәдрәсә, татар телен өйрәнү буенча онлайн-платформа, шулай ук Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү турында сөйләп узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана