Казанда Тукай урамында урнашкан “Хәләл Бәхетле” кибете “Хәләл” комитеты күзәтүеннән чыкты

10 октябрь 2022 ел 13:46
Казанда Тукай урамында урнашкан “Хәләл Бәхетле” кибете “Хәләл” комитеты күзәтүеннән чыкты

Казан шәһәрендә урнашкан “Хәләл Бәхетле” кибетенең хәләл сертификацияләү турында таныклыгының гамәлдә булу вакыты чыкты. Шул сәбәпле, Габдулла Тукай урамы, 64нче йорт адресы буенча урнашкан әлеге сәүдә ноктасына хәләл булмаган чимал кертелергә мөмкин. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарт комитеты хәбәр итә. Хәзерге вакытта Татарстан Комитеты белгечләре әлеге кибеткә сатуга куелучы ашамлыкларны тикшерүне алып бармый һәм “Бәхетле-1” ҖЧҖ җитештергән азык-төлекнең хәләллеге өчен җавап бирми.

Таныклыкның гамәлдә булу вакыты чыкканнан соң, Комитет супермаркет фасадыннан “хәләл” тамгасы төшерелгән язуны алырга сорап хат юллады. Контролерлар 3 ай дәвамында супермаркет товарлары ассортименты аудитын уздырдылар. Өч ай узганнан соң “Бәхетле-1”дән таныклыкны озайту турында гариза кермәде. Шуңа бәйле рәвештә Комитет контролерлары бүтән әлеге сәүдә ноктасы товарларын тикшерү белән шөгыльләнми.

“Хәләл” стандарт комитеты әлеге кибеттән азык-төлек сатып алганда игътибарлы булырга, хәләл тамгасы булмаган ашамлыклыкларның составын өйрәнергә чакыра.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана