Татарстан имамнары сәнгатьле сөйләм курслары уза

11 октябрь 2022 ел 14:09
Татарстан имамнары сәнгатьле сөйләм курслары уза

Татарстанда имамнар өчен халык алдында чыгыш ясау сәнгате һәм әдәби сөйләм нигезләре буенча дәресләр үткәрелә. Әлеге башлангыч ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тәкъдиме белән тормышка ашырыла. Имамнар өчен риторика дәресләре Нәзарәтнең барлык мөхтәсибәтләрен һәм 1530 дин әһелен колачлаячак, аның төп максаты – имамнарның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм ораторлык осталыкларын арттыру.

Шундый дәресләрнең чираттагысы рабигыль-әүвәл аеның 14нче көнендә (10нчы октябрьдә) Баулы шәһәрендә узды. Анда Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районнарыннан килгән 35 имам катнашты.

Дәресләрне Казан дәүләт мәдәният институты доцентлары – сәхнә һәм телевидение сөйләме буенча белгеч, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты Илсөяр Шиһапова һәм һәвәскәр театр коллективының сәнгать җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Земфира Ибәтова алып бара.

Имамнар өчен оештырылган риторика һәм матур сөйләм осталыгы дәресләрендә катнашучылар сәхнәдә чыгыш ясарга, чыгыш текстын әзерләргә, тавыш куярга, аудиториядә үз-үзеңне тотарга өйрәнә ала. Мастер-класслар ике дәрестән тора, ул барлыгы 4 сәгать вакытны тәшкил итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана