Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән мобилизацияләнгән мөселманнар үтенече буенча махсус дога җыентыклары өстәмә тираж белән бастырылачак

12 октябрь 2022 ел 08:53
Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән мобилизацияләнгән мөселманнар үтенече буенча махсус дога җыентыклары өстәмә тираж белән бастырылачак

ТР мөселманнары Диния нәзарәте мобилизацияләнгән солдатлар өчен түш кесәсенә салып йөри торган махсус дога җыентыкларын кабаттан өстәмә тираж белән нәшер итә. Махсус җыентык узган атнада Казандагы мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларына килгән дин кардәшләргә 1500 данәдә бушлай таратылган иде. Әмма Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән чакырылган сугышчылар һәм аларның якыннары Диния Нәзарәтенә һәм мөхтәсибәтләргә әлеге басманы өстәмә 3 000 тираж белән бастыру үтенечен җиткерә. Тираж Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларында мөселманнарны бушлай тәэмин итү өчен тотылачак. Китапларны шулай ук кирәк очракта “Хозур” нәшриятыннан да алырга мөмкин булачак.

Китаплар – уч төбенә сыйдырышлы, димәк, солдатлар аларны һәрвакыт үз янында тота һәм махсус хәрби операция үткәрү урыннарында авыр минутларда файдалана ала. “Молитвы – дуа” дип исемләнгән басмада Аллаһыдан ярдәм һәм яклау сорау өчен, шулай ук борчылу һәм куркудан, дошманнардан котылу өчен һ.б. догалар тупланган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана