Мөфтиятнең “Хозур” нәшрият йортыннан яңа китап – “Дин галиме Нургали Хәсәнов. Тәрҗемәи хәле” сатуда!

12 октябрь 2022 ел 09:19
Мөфтиятнең “Хозур” нәшрият йортыннан яңа китап – “Дин галиме Нургали Хәсәнов. Тәрҗемәи хәле” сатуда!

Әлеге китап, күп чыганаклар һәм әдәбият нигезендә, Урта Идел буендагы революциягә кадәрге чорында яшәгән танылган дин галиме, ишан, җәмәгать эшлеклесе Нургали Хәсәновның кыскача биографиясенә багышлана. Ул, үзенең күпкырлы тормышы һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән, татар халкы тарихында тирән эз калдырган. Мәшһүр дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең якын фикердәшләреннән саналган һәм эшчәнлеге белән революциягә кадәрге чорда күп абруйлы шәхесләре белән бәйле булган.

Нургали Хәсәнов утыз елдан артык Сембер губернасы Буа шәһәре мәдрәсәсен җитәкләгән, ахун, имам вазыйфаларын башкарган, бик күп кешеләргә гыйлем һәм рухи тәрбия биргән. XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башында аның байтак укучылары имам һәм танылган татар җәмәгать һәм дин эшлеклеләре булып халыкка уңышлы хезмәт иткәннәр. Галимгә казанышлары өчен Россия һәм Госманлы империясе хакимияте тарафыннан югары дәүләт бүләкләре бирелгән.

Әлеге китап тарихчылар, укытучылар, студентлар, Ислам һәм татар халкы тарихы белән кызыксынучылар өчен тәкъдим ителә.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Интернет-кибет: huzurshop.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана