Нәзарәтнең шәригать белгечләре мобилизацияләнгән мөселманнар белән очрашулар үткәрә һәм WhatsApp аша элемтәдә тора

12 октябрь 2022 ел 09:53
Нәзарәтнең шәригать белгечләре мобилизацияләнгән мөселманнар белән очрашулар үткәрә һәм WhatsApp аша элемтәдә тора

Диния Нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән мөселман солдатлары һәм аларның якыннары белән элемтәдә тору, мөһим мәгълүмат җиткерү, туган шәргый сорауларга җавап бирү һәм рухи ярдәм күрсәтү өчен WhatsApp мессенджерында махсус төркемнәр булдырды. Мессенджердагы 2 аерым аралашу чатында мөфтиятнең мөселман сугышчылары белән эшләргә билгеләнгән имамнар һәм шәригать бүлеге белгечләре керә. Чатлар ярдәмендә мөфтият вәкилләре «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә, танк училищесында һәм танк полигонында урнашкан чакырылган солдатларны җыю урыннарында хәләл туклануны һәм җәмәгать намазларын оештыра, сугышчыларның ихтыяҗларын күрә, дини консультацияләр бирә, ә аларның якыннарына исә нәсыйхәт, киңәшләрен җиткерә, психологик ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, солдатларны җыю пунктларында эшләү өчен Нәзарәт тарафыннан махсус имамнар беркетелде һәм шәригать белгечләре белән очрашулар уздырыла.

Нәзарәт мобилизацияләнгән мөселман солдатлары һәм аларның якыннарын әлеге чатларга кушылырга чакыра. Моның өчен Динар хәзрәт Касыймовка +7 937 282 0280 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана