Мөфти Сәрия Сабурская белән очрашты

12 октябрь 2022 ел 16:52
Мөфти Сәрия Сабурская белән очрашты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 16нчы көнендә (12нче октябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән очрашты. Мөхтәрәм кунак белән очрашуда сүз гражданнарның хокукларын яклау буенча хезмәттәшлек алып бару мәсьәләләренә багышланды.

Сәрия Сабурская мөфтине кеше хокуклары буенча килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр белән таныштырды һәм әлеге сорауларны чишүдә мөфтиятнең ярдәме кирәк булуны билгеләп үтте. Болар – беренче чиратта мобилизацияләнгән ике-өч балалы, аеруча яшь балалы гаиләләргә ярдәм итү.

Сәрия ханым Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларның барлык җыелу пунктларында булуы, намаз уку һәм гыйбадәт кылу өчен мөмкинлекләр тудырылуына сөенүен белдерде. Мөселман солдатлары өчен тудырылган шартларны югары бәяләп, ул Татарстан мөфтиенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Моннан тыш, Сәрия Харис кызы Нәзарәтне мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән Татарстан солдатларына хәләл ризык һәм барлык кирәк-яраклар җибәрү өчен тормышка ашырылучы акцияне үрнәк буларак бәяләде, мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларына хәләл ризык илтүне мактау сүзләре белән телгә алды.

Сәрия Сабурская Татарстаннан читтә урнашкан хәрби частьларда намаз уку бүлмәләрен оештырып җибәрү мөмкинлеген карауда мөфтидән киңәшләр сорады. Республикабыздан киткән солдатларның хәрби хезмәт үтү урыннарында да булырга туры килә дип, ул уңай мисаллар китерде, хәзерге вәзгыятьтән чыгып дин әһелләренең эшчәнлеген оештыру буенча фикер алышты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана