Мөфти шәех Мурейхига Галиев мәчетенең яңартылган комплексын күрсәтте

12 октябрь 2022 ел 17:48
Мөфти шәех Мурейхига Галиев мәчетенең яңартылган комплексын күрсәтте

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 16нчы көнендә (12нче октябрьдә), Нәзарәт резиденциясендә шәригать фәннәре докторы, Бәһрәйн Корольлегенең Югары шәригать суды рәисе, шәйх Ибраһим әл-Мурейхи булды. Ул Татарстанга Болгар ислам академиясендә кичә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның докторлык диссертациясен яклау буенча диссертацион совет утырышында катнашу өчен килде. Мөхтәрәм галим хәзрәтнең оппоненты булды, чөнки татар рухи мирас буенча сирәк белгечләрнең берсе һәм «Казан галимнәренең иҗазәтләре» дип исемләнгән 3 томлыкның авторы булып тора. Хезмәт шушы көннәрдә гарәп телендә дөнья күрде. 

Кунакны Нәзарәттә каршылап, Камил хәзрәт аңа мәшһүр дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, күренекле педагог, мөфти, Мурейхи укытучысының укытучысы Галимҗан Баруди имамлык иткән Галиев мәчетенең яңартылган комплексы буенча экскурсия уздырды. Аерым алганда, алар “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә алып барылган төзекләндерелгән һәм өстәп салынган биналар карады. Галим Диния Нәзарәте һәм Галиев мәчете комплексы, мәдрәсә эшчәнлегенә соклануын белдерде һәм Камил хәзрәткә әлеге мирасны саклауда тырышлык күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана