Мөфти урынбасары өлешчә мобилизация шартларында Нәзарәтнең гуманитар эшчәнлеге турында сөйләде

13 октябрь 2022 ел 16:37
Мөфти урынбасары өлешчә мобилизация шартларында Нәзарәтнең гуманитар эшчәнлеге турында сөйләде

Бүген “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы редакциясендә өлешчә мобилизациягә бәйле рәвештә россиялеләргә рухи ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Спикерлардан мөселман дини оешмаларын Россия мөселманнарының Дини җыены рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов һәм Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров тәкъдим итте. Массакүләм мәгълүмат чараларының сорауларына шулай ук башка конфессияләрнең дини оешмаларыннан рәсми вәкилләр җавап бирде: Мәскәү епархиясенең Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары белән үзара эшчәнлек бүлеге рәисе Александр Добродеев; “Герои Отечества” фонды җитәкчесе, Советлар Союзы Герое инок Киприан (Бурков). Брифинг барышында дин эшлеклеләре мобилизация пунктларында һәм мәхәлләләрдә россиялеләргә рухи яктан ничек ярдәм итүләре, мәхәллә кешеләренең мобилизациягә бәйле нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре, конфессияләр белән эш итүләре, мобилизацияләнүчеләргә, хәзерге вакытта армиядә хезмәт итүчеләргә, яраланучыларга, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм буларак дини оешмалар ниләр эшләве һ.б. турында сөйләделәр.

Аерым алганда, Равил хәзрәт Зөфәров Россиядә өлешчә мобилизация шартларында Татарстан мөфтияте тарафыннан алып барылган гуманитар эшчәнлек белән таныштырды. Ул солдатларга хәрби-кыр шартларында мобилизация һәм гыйбадәт кылу мәсьәләләре буенча дини консультацияләр алып барылуын билгеләп үтте. Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы мобилизацияләнгән мөселманнар өчен ислам нигезләрен үтәү буенча методик тәкъдимнәр әзерләде. Солдатларның җыелу пунктларында мобилизацияләнгән мөселманнар белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан мөфтияте Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев очрашты. Моннан тыш, солдатларның җыелу пунктларында намазлар үткәрү һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар белән эшләү өчен имамнар беркетелгән. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең колл-үзәге солдатлардан һәм аларның якыннарыннан бушлай кайнар линия буенча шалтыратулар кабул итә. Мөфтиятнең Татарстан сугышчыларына ярдәм йөзеннән акча җыю башлангычы да игътибарга лаек. Нәзарәт җыелган акчага беренче чиратта солдатларны махсус хәрби операция зоналарында хәләл азык-төлек белән тәэмин итүне оештырырга ниятли. Мөмкинлектән чыгып, җыелган акчаларның күләменә карап, термокием, йон оекбаш, аптечкалар һәм перчаткалар сатып алыначак. Акча җыю белән Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды шөгыльләнә. Бүгенге көндә 2,6 млн сумнан артык акча җыелган. Теләгән һәр кеше үз өлешен кертә ала.

Моннан тыш, Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларында эшләү, консультация һәм рухи ярдәм күрсәтү өчен 2 имам беркетелгән, дини әдәбият белән тәэмин ителгән намаз уку бүлмәләре эшли, мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларында мөселманнарга хәләл ризык ашату оештырыла. Түш кесәсенә салып йөри торган дога җыентыклары һәм мөселман солдатлары, аларның якыннары өчен WhatsApp мессенджерында махсус төркемнәр булдырылды – ул элемтәдә тору, мөһим мәгълүмат җиткерү, туган шәргый сорауларга җавап бирү һәм рухи ярдәм күрсәтү өчен эшләнде. Солдатлар һәм аларның якыннарыннан тыш, мессенджердагы 2 аерым аралашу чатында мөфтиятнең мөселман сугышчылары белән эшләргә билгеләнгән имамнар һәм шәригать бүлеге белгечләре керә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана