Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале уза

14 сентябрь 2022 ел 10:09
Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале уза

15 октябрьдә Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале уза. Быелгы фестиваль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәреләчәк. Бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештыра.

Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла. Узган елны мөнәҗәт фестивале ике йөздән артык сәләтле башкаручыны үзенә җыйган иде.

Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәк башкаручылар чакырыла. Башкаручылар осталыкларын “Соло” һәм “Ансамбльләр” номинацияләрендә күрсәтәчәк. Жюри аларның башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солист һәм ансамбль бәйгедә катнашу хакында сертификат алачак.

“Милли моң” мөнәҗәтләр фестивале 2022нче елның 15нче октябрендә иртәнге сәгать унынчы яртыда (09:30) Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3 нче йорт.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2022 елның 10 октябренә кадәр Бөгелмә шәһәре, Краснослободская урамы, 68 йорт адресы буенча һәм bugulma-muhtasibat@mail.ru һәм tatar.sentre@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Барлык сораулар буенча 8 (85594) 4-16-98, 89397361461 телефоннары буенча элемтәгә керергә мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана