Татарстан мөфтие Костромада мөселман комплексы ачылышы тантанасында катнашты

14 октябрь 2022 ел 12:48
Татарстан мөфтие Костромада мөселман комплексы ачылышы тантанасында катнашты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 18нче көнендә (14нче октябрьдә), Кострома шәһәрендә изге җомга көнендә Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Кострома мемориаль мәчете янәшәсендә мөселман комплексы ачылышы булып узды. Комплексның ачылышы дин әһелләре, дәүләт һәм муниципаль структура вәкилләре, мәхәллә халкы, киң җәмәгатьчелек һәм шәһәр халкы катнашында үтте. Әлеге истәлекле чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та катнашты.

Мөселман комплексы төзелеше ике елга якын дәвам итте. Бу бинаны төзү Кострома мемориаль мәчет комплексының архитектура планы нигезендә билгеләнде, аны ачу тантанасы 2017нче елның маенда Бөек Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан узган иде.

Мәчет комплексының яңа корпусында дәресләр үткәрү өчен класслар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үсеш үзәге, хәләл ашханә, тәһарәтханә урнашачак.

Намаз вакыты кергәч, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан оештырылган бүгенге чара кунаклары Кострома мемориаль мәчетендә җомга намазы укыды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана