Әгерҗе һәм Кама Тамагы мөхтәсибәтләре мобилизацияләнгән солдатларга хәләл ризык җибәрү өчен акча күчерде

11 октябрь 2022 ел 08:53
Әгерҗе һәм Кама Тамагы мөхтәсибәтләре мобилизацияләнгән солдатларга хәләл ризык җибәрү өчен акча күчерде

Әгерҗе һәм Кама Тамагы мөхтәсибәтләре мәхәлләләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мобилизацияләнгән Татарстан сугышчыларына ярдәм йөзеннән акча җыю акциясенә кушылды. Мөфтият акция кысаларында җыелган акчага беренче чиратта солдатларны махсус хәрби операция зоналарында хәләл азык-төлек белән тәэмин итүне оештырачак. Тушенка, коры паеклар, шулай ук аптечкалар һәм термокием сатып алып җибәрү көтелә.

7нче октябрь көнне Әгерҗе районы Көчек авылы мәхәлләсе солдатларга дип 31 мең сум күләмендә акча җыйды. Моның өчен авыл имамы Рәшит хәзрәт кибетләргә ящиклар урнаштырып чыкты, авыл халкына мессенджерлар аша группаларга язып мөрәҗәгать итте. 

Кама Тамагы мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин башлангычы белән район үзәгендә яшәүчеләрдән бүгенге көндә 49 мең сум күләмендә акча җыелды. Әлеге изге эшкә алдагы атнада Кайбыч мөхтәсибәте мәхәлләләре дә кушылган иде. 

Акча җыю дәвам итә. Акциядә теләге булган һәркем татарстанлыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара. Бүгенге көндә 1 800 000 сум җыелды. 

Акча күчерү өчен реквизитлар: 

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана