Мөфти Россиядә ЛГБТны пропагандалауны тыю турындагы парламент тыңлауларында чыгыш ясады

17 октябрь 2022 ел 12:54
Мөфти Россиядә ЛГБТны пропагандалауны тыю турындагы парламент тыңлауларында чыгыш ясады

Бүген, 17нче октябрьдә, РФ Дәүләт Думасында традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне пропагандалаучы мәгълүматны тыю турында парламент тыңлаулары узды. Җыелыш РФ Дәүләт Думасы башлыгы Вячеслав Володин рәислегендә, депутатлар, профильле ведомстволар, ата-аналар һәм экспертлар, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре катнашында узды. Спикер буларак Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясады. Үз чыгышында ул ЛГБТны пропагандалауны закон дәрәҗәсендә тыю башлангычын хуплады һәм бүгенге көндә Россиянең барлык төп конфессияләрнең дин әһелләре алдында җәмгыятьтә әхлаксызлык һәм азгынлык идеологиясе таралуга мәгълүмати каршы тору зарурлыгы барлыкка килүен билгеләде. Ул ассызыклаганча, ЛГБТны пропагандалауны закон дәрәҗәсендә тыю (кинода, интернетта, театрларда һәм китапларда) хәзерге вакытта гаилә институтын ныгыту буенча системалы эш алып баручы дини оешмаларның хезмәтен җиңеләйтәчәк.

Коръәннән аятьләр һәм Пәйгамбәребез ﷺ хәдисләре мисалында Камил хәзрәт Лут галәйһиссәлам белән билгеле тарихны искә төшерде: әлеге пәйгамбәр гөнаһ баткаклыгына төшкән һәм аның чакыруларын ишетмәгән, шул сәбәпле Аллаһ тарафыннан юк ителгән Сәдүм халкына җибәрелә. Бу кабиләдә иң киң таралган гөнаһларның берсе – ирләр арасында җенси мөнәсәбәт була. Коръәннән бу тарихны искә алып, пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай ди: “Мин үземнең өммәтем өчен барыннан да бигрәк Лут халкы гамәленнән куркам”.

– Хәзерге җәмгыятьнең әхлакый торышы Лут галәйһиссәлам халкы тарихы белән бик күп охшашлыклар тудыра, – диде мөфти. – Ә Аллаһ исемнәренең берсе – әл-Гадел! Һәркем шуны аңларга тиеш: Раббыбыз кеше башына төшкән бөтен нәрсәне аның кылган эш-гамәлләре, ниятләре һәм, һичшиксез, тәкъвалыгына күрә бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана